Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чал­лы Та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­рын­да Ил­гиз Зәй­ни­ев әки­я­те бу­ен­ча "Ур­ман club" мю­зик­лы куелган

Чал­лы Та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­рын­да премь­е­ра бул­ды. Нә­ни та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на Ил­гиз Зәй­ни­ев әки­я­те бу­ен­ча ку­ел­ган “Ур­ман club” мю­зик­лын тәкъ­дим ит­те­ләр. Бе­рен­че та­ма­ша­чы­лар яра­тып ка­ра­ган әле­ге әсәрне Чал­лы ма­лай­ла­ры һәм кыз­ла­ры 8 гыйн­вар­га ка­дәр һәр көн­не 10, 12, 15 һәм 17 сә­гать­ләр­дә ка­рый ала­лар, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында. Урман хай­ван­нары тор­мы­шы­на ба­гыш­ла­нган ул ма­вык­тыр­гыч һәм кы­зыклы та­ма­ша. Менә алар му­зы­каль фес­ти­валь уз­дыр­мак­чы бу­ла­, ди те­атр ди­рек­то­ры, Рос­си­я­нең һәм Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов. Спек­такль­дә фес­ти­валь сү­зе чы­гу­га, зал­да уты­ру­чылар, “Та­тар җы­ры” фес­ти­ва­ле, дип үза­ра сөй­лә­шә баш­ла­ды­лар. Нә­ни та­ма­ша­чы­лар Рә­зил Фәх­рет­ди­нов, Чул­пан Арыс­ла­но­ва, Рус­лан Әю­пов, Ләй­сән Га­ли­мо­ва кебек артистларның чы­гы­шын яра­тып ка­ра­ды­лар. Җыр­лы-би­ю­ле та­ма­ша ба­ла­лар кү­ңе­ле­нә хуш кил­де. Әле­ге мю­зикл­ны Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ру­ша­ния Та­һи­ро­ва сәх­нә­ләш­тер­гән. “Нә­ни та­ма­ша­чы­ла­ры­быз­га ша­ян спек­такль әзер­лә­дек. Мон­да бар да өр-яңа. Җыр­ көй­ләр­ен яшь ком­по­зи­тор Гөл­наз За­ки­ро­ва яз­ды, аран­жи­ров­ка­ны Ри­шат Шәй­хет­ди­нов яса­ды. Ки­ем­нәр һәм сәх­нә би­зә­ле­ше - На­талья По­рей­до бе­лән Ләй­сән Га­ли­мо­ва­ны­кы. Һәм­мә­сен ба­ры­быз бер­гә үз кул­ла­ры­быз бе­лән яса­дык. Ба­ла­лар­га кы­зык­лы итәр өчен әки­ят­тә бул­ма­ган ва­кый­га­лар­ны да та­ма­ша­га керт­тек. Те­атр­ның ки­лә­чә­ге бул­ган нә­ни та­ма­ша­чы­лар­быз өчен кол­лек­тив­ның ур­так хез­мә­те бу”, – ди Ру­ша­ния ха­ным. Би­ю­ләр­не ар­тист Разил Фәх­рет­ди­нов куй­ган. Гөл­наз За­ки­ро­ва­ның те­атр­да бу тәү­ге хез­мә­те икән. “Ту­ла­ем ал­ган­да спек­такль­дән ка­нә­гать. Ар­тист­лар­га, иҗат төр­ке­ме­нә рәх­мәт. Дөрес, әле эш­ләп бе­те­рә­се җир­ләр бар дип уйлыйм”, – ди Гөл­наз. Иң мө­һи­ме: те­атр­га кил­гән нә­ни­ләр мю­зикл­ны ярат­ты­. Алар би­ре­дән из­ге­лек, шәф­кать­ле­лек ке­бек ма­тур сый­фат­лар­га ия бул­ган ке­ше­ләр­нең һәр­ва­кыт җи­ңү­е­нә ина­нып кит­те­ләр. Мон­нан тыш, Кыш ба­бай һәм Кар кы­зы, та­ма­ша­да кат­наш­кан ге­рой­лар бе­лән чыр­шы ти­рә­сен­дә әй­лән-бәй­лән уйнадылар, би­е­де­ләр, ис­тә­лек­кә фо­то­га төш­те­ләр. “Ми­ңа спек­такль, дис­ко­те­ка бик оша­ды”, – ди Ай­нур. Ап-ак күл­мәк ки­еп, кар бөр­те­ге ке­бек әй­лән­гән Ай­зи­лә дә, Май­мыл ма­лае, Кә­бес­тә һәм Нупо­го­ди­ев­на­ны яра­ту­ын әйт­те. Те­атр зур яшь­тә­ге та­ма­ша­чы­ла­рын да яңа ел­да бү­ләк­сез кал­дыр­мас­ка исәпләп тора. Ра­шат Фәй­зе­рах­ма­нов әй­тү­ен­чә, 17 март­та Мос­тай Кә­рим­нең “Ай то­тыл­ган төн­дә” тра­ги­ко­ме­ди­я­се­ премь­е­ра­сы бу­ла. Март­та кү­ре­нек­ле ре­жис­сер Ри­нат Әю­пов “Яра­тыл­мый кал­ган яр­лар” бал­ла­да­сын сәх­нә­ләш­те­рә баш­лый. Шулай ук Зи­фа Ка­дый­ро­ва­ның та­гын бер әсә­ре сәх­нә­гә менәчәк. Нин­ди әсәр икән­ле­ге әле­гә сер бу­лып кал­сын, дип, те­атр җи­тәк­че­се әлегә ачыклык кертергә ашыкмады, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев