Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чабаксарда чуаш һәм татар авангард сәнгатенә багышланган "APTĂRA-fest" фестивале узачак

17 ноябрьдә Чуашстанның Чабаксар шәһәрендә заманча чуаш һәм татар мәдәниятенә багышланган “APTĂRA-fest” фестивале узачак, дип хәбәр итә Чуашстанның Батыр районы “Авангард” газетасы.

Бәйрәм кичәсе Чабаксар сәнгать театры бинасында үтәчәк. Чуашларның “аптăра” сүзе белән татарларның “аптырау” сүзе бер мәгънәгә ия. Шуңа күрә ике милли мәдәнияткә багышланган фестивальдә “аптырарлык” программа әзерләнә. “Без сезгә моңа кадәр күрмәгән, сез белмәгән татарларны һәм чуашларны күрсәтәчәкбез. Милли республикаларның да сәнгате авангард була ала. “APTĂRA-fest” – ул традицион һәм гадәти булмаган традицияләрнең берләшүе”, — дип вәгъдә итә фестивальне оештыручылар.

“APTĂRA-fest” Чуашстанда беренче тапкыр узган ел оештырылган булган, һәм ул чакта чуаш белән удмурт мәдәниятләренә багышланган. Быел исә татар мәдәнияте белән уртак бәйрәм булачак. Тамашачыларны Праски Витти һәм Хәмзә Шариповның сынлы сәнгать әсәрләре, Марина Карягина, Кужак һәм Айрат Бик-Булатов шигырьләре, Juma төркеме, Mubai, Владимир Яндуш башкаруында милли телләрдә җырлар, шулай ук милли стильдә шәһәр модасы белән танышу көтә. Фестивальгә Швейцариядән чуаш милли җырларын файдаланып электрон музыка язучы Сергей Павлов та кайтачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев