Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бюджетның үтәлеше ышанычлы бара" - Леонид Якунин

Татарстанның берләштерелгән бюджетына 10 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 186,9 млрд акча җыелган. Алардан 60,3 млрд сум табышка салым, 49,9 млрд сум - физик затлар кеременә салым.

Бу хакта ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 9 айда164,9 млрд сум, ягъни еллык планның 79 проценты, җыелган. “Федераль бюджеттан кергән акчаларны исәпкә алып, гомум керем саны 183,9 сум тәшкил иткән”, - дип ассызыклады ул.

ТР бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 9 айда 136,7 млрд сум кергән, бу еллык планның 79 проценты.

“Бюджетның үтәлеше ышанычлы бара” – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты Рәисе Леонид Якунин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев