"Бюджет беренче чиратта социаль мөһим бурычларны үтәүгә, республика программаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән булырга тиеш" - Алексей Песошин

Алдагы елларда Татарстан бюджетындагы киеренкелек сакланачак.  Фаразланган чыгымнарның керемнәргә караганда зуррак булуы республика казнасындагы дефицитны арттыра гына бара. Өстәвенә, керемгә салымның 1 процентын федерация күләменә алу, нефтяниклардан өстәмә салым җыю ниятләре дә тормышка ашырылса, билләргә каешны тагын да катырак буарга туры киләчәк. Әмма моңа да карамастан  республикада Президент карамагындагы барлык социаль башлангычлар тулы күләмдә үтәлеп барачак. Республика консолидацияләнгән бюджетының төп юнәлешләре социаль-икътисади фаразларга карап төзелә. 2017 елларга, планлы 2018-2019 елларга керем һәм чыгымнарны төгәл бәяләү өчен зур аналитик эш башкарылган. Татарстан  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин сүзләренчә, дөнья икътисадында вәзгыять тотрыксыз кала бирә. Әмма шуның белән бергә яңа икътисади шартлар  үсеш нокталары эзләүдә киң мөмкинлекләр ача, дип белдерде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта. Россия икътисады, белгечләр бәяләвенчә, өлешчә тышкы вәзгыятькә җайлашкан инде. Татарстан Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, Россия Икътисади үсеш министрлыгының беренчел фаразлары буенча, эчке тулаем продукт быел 0,6 проценка  түбәнәячәк. Узган ел ахырына исә, хәтерләсәгез, ул 3,7 процент югарыга үрмәләгән иде. – Татарстанда агымдагы елда төп макроикътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелә. Ел нәтиҗәләре буенча эчке төбәк продукты 1 трлн 929 млрд сум дәрәҗәсендә фаразлана (динамика 102,3 процент). 2017-2019 елларда 103,1-104,2 процентка үсеш көтелә.  Эчке тулаем продуктка төп өлешне  сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш тармаклары кертә. Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары Россия икътисады үсешендә нигез итеп алынган үрсәткечләргә таянып эшләнгән. Аның нигезендә, нефть бәясе барреле өчен 40 доллар, ә доллар курсы агымдагы елда 67 сумнан 2019 елга 64 сум дәрәҗәсенә төшәчәк, дип уйланыла, – ди Олег Пелевин. 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәсендә инвестицион активлык артуы күзәтелә. Ел ахырына инвестицияләр күләме 654 миллирд сум дәрәҗәсендә булыр, дип көтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда 37 миллиардка күбрәк. Инвестицияләр үсешенә «ИнноКам» проектын тормышка ашыру, Чаллыда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдыру ярдәмендә ирешелер, дип фаразлана. Махсус икътисади зоналар үсеше дә республикабызга өстәмә акчалар җәлеп итүгә булышачак. Кече һәм урта эшмәкәрләр саны үсеше дә – хәзерге вакытта аларның исәбе 143 мең – үз уңай нәтиҗәләрен бирә. Муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары зур өлеш кертә. Мондый мәйданнарны 100гә җиткерү бурычы куелган. Социаль өлкә күрсәткечләргә килгәндә, Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе шактый түбән дәрәҗәдә саклана: август ахырына 14, 6 мең эшсез кеше теркәлгән. Хезмәт хакы үсеше исә 104-105 процент дәрәҗәсендә булыр, дип көтелә. Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин хәбәр иткәнчә,  2017 елда бюджетның чыгым өлеше 210,4 млрд сум, 2018 елда — 222,9 млрд сум, 2019 елда — 229,3 млрд сум дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана. - Әлеге күрсәткечләр ел саен бюджет дефицитының артуы турында сөйли. 2017 елда дефицит — 7,5 млрд сум, 2018 елда — 12,9 млрд сум, 2019 елда— 14,4 млрд сум булыр, дип көтелә. Әле бу федераль закондагы үзгәрешләрне исәпкә алмыйча. Аның сүзләренчә, керемгә салымның 1 процентын федераль бюджетка күчерү турындагы тәкъдим тормышка ашырыла калса, бюджет югалтулары 3,5 процент булырга мөмкин, нефть тармагыннан өстәмә салым җыю керемнәрне 2,3 процентка киметәчәк. - Бюджет беренче чиратта социаль мөһим бурычларны үтәүгә, республика программаларын тормышка ашыруга юнәлтелгән булырга тиеш. Консолидацияләнгән бюджет дефицит белән планлаштырылган. Бу объектив сәбәпләр буенча чарасызлыктан кабул ителгән карар. Әмма без аны җиңүгә юнәлеш алырга бурычлы. Бу эш күпьяклы булырга тиеш. Салым базасын киңәйтү, салым буенча бурычларны киметү, чыгымнарны оптимальләштерү юнәлешендә эш алып бару мөһим, – дип билгеләде Алексей Песошин.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: