Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быелгы уңыш сөендерәме? (сораштыру)

Республиканың кайбер районнарында бәрәңге ала башладылар. Быел аның уңышына өмет зурдан. Яңгырга тилмермәдек, күпләр, ”икенче икмәк” уңышы әйбәт булачак, дип юрады. Кыяр, суган да ишелеп уңган. Тик менә помидор белән кишергә генә артык дым килешмәгән. Шуңа: “Быел помидорны кибеттән сатып алып тозладым”, – дигән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Ә сезнең бакчагызда уңыш сөендерәме?   Гөлара ШӘРИПОВА, тәрбияче (Арча районы, Казанбаш авылы): – Бәрәңгене алып ашый башладык. Уңышы начар түгел. Тик соңгы көннәрдә фитофтора төште, яф­рак­лары каралды. Помидор белән дә шул ук хәл. Калган яшелчәләр бик яхшы уңды. Суган, кишер, чө­гендер киләсе уңышка кадәр җи­тәр дип уйлыйм, черемәсен генә. Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, танылган бакчачы, галим: – Бәрәңгене ашарга җитәрлек итеп кенә утыртабыз. Быел бакчадагы бөтен яшелчә, җиләк-җимешкә авыру тиде. Берәүләр бер хатыннан үсенте  алганнар. Теге ханым исә бакчадагы җирен эшкәртмичә генә үстергән. Шул үсентегә ияреп килгән авыру бөтен күрше-тирә бакчасына таралды. Быел аның өчен шартлар да бик яхшы булды бит. Яңгырлар күп яуды, дым җитәрлек иде. Бакчага авыру таралу өчен, бөҗәкләр ташыган бер зарарлы орлыкның төшеп калуы да җитә. Помидорны авырый башлаганчы җыеп калдым. Теплицадагы кыяр-поми­дорлар яхшы күренә үзе. Аларга артык дым эләкми, син сипкән су белән генә тукланалар бит. Суганны җыйдык, уңышы ярыйсы булды. Кишер үсә әле, ямь-яшел. Халисә ГӘРӘЕВА, лаеклы ялдагы укытучы (Мөслим районы, Баек авылы): – Бакчамда күбрәк гөлләргә игътибар бирәм. Бәрәңге, фасоль, кыяр, помидор, борчак, кишер, чөгендер, кәбестә дә үстерәм. Быел кыяр мактанырлык булмады. Бәрәңгегә фитофтора авыруы тиде. Помидор уңышы да уртача. Ә менә ташкабак, кабак бик яхшы. Узган ел су сибеп тә уңыш куанырлык булмаган иде. Быел су сибәсе булмады. Тик көчле яңгырлардан соң җир бик нык ярылып, үсем­лекләргә яхшылап үсәргә комачаулады. Айрат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ, янгын сүндерүче (Лениногорск районы, Шөгер авылы): – Уңыш быел Аллаһка шөкер! Тормыш иптәшем Лилия бакчадагы карлыганнардан күп итеп компот япты. Кыярдан да зарланмыйбыз. Утыртканнары барысы да өлгерде. Аларны инде тозлап та куйдык. Помидорны күп итеп утырт­масак та, уңды. Бәрәңгене алып карамаган әле. Болай сабак­лары бик матур күренә. Финзия ГАЗИЗОВА, “Яңа Гасыр” каналы хәбәрчесе: – Бәрәңгенең соң өлгерә торган сортын утыртабыз. Авыз итеп карадык инде. Бәрәңге әлегә сусыл. Шуңа күрә тиз генә казырга җыенмыйбыз. Кайбер бакчаларга фитофтора төшкән. Бәрәңге яфраклары кап-кара булып утыра. Бездә исә быел уңыш мул булырга охшаган. Бакчада яшелчәләр күп. Әмма теплицадагы кыярга быел әллә нәрсә булды. Телә төште, бетләде. Шуңа күрә уңышы мулдан булды дип әйтә алмыйм. Шуңа да карамастан, кыярны тозладык. Күр­шеләр үзләренең уңышлары белән уртаклашты. Помидор һәм кишер бик яхшы үскән. Узган ялларда, кышка дип, кишер, кыяр,  помидор, суганнан салат ясап куйдык. Булганына шөкер. Җитә, Ал­лаһы боерса. Эльвира ХАММАТОВА, җырчы: – Безнең Балык Бистәсе ягында бәрәңгене беренче тапкыр Питрау көнне алып карыйлар. Уңышын да шуннан чамалап була. Быел яңгыр вакытында яуды, ярыйсы гына җылы көннәр торды. Кортлар да сирәк очрады. Шуңа күрә бәрәңге котырып үсте. Уңышы яхшы булырга охшап тора. Әлегә саргайганын көтәбез. Быел кыяр тишелмичә азаплады. Булганнары да үсә алмый череп барды. Шуңа уңышны соңрак ашыйбыз. Бәлки, сентябрь­дә көннәр яхшы килер дип, тагын бер мәртәбә кыяр утырттык әле. Помидорларны быел аеруча хәстәрләп караган идек. Тик помидорлар соң яралды һәм күбрәк сабакка үстеләр. Үзе­безгә җитә, әлбәттә. Тик кара төшеп, бозыла башлаулары гына кәефне төшерә. Табигать елдан-ел үзгә­реп, җәйне танымаслык итмәсен иде. Куйган хезмәтебез­нең уңыш­ла­рын мулдан алырга язсын! Илнар НИЗАМИЕВ, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры: – Менә бүген бәрәңге алырга кайтабыз. Берничә тапкыр алып караган булды. Быел уңыш яхшы булырга охшаган. Кишер, чыннан да, начаррак. Кыяр белән дә шул ук хәл. Тик куркыныч түгел – узган елгы запаслар да бар әле. Кишер, бәрәңге җитмәсә дә, аптырап тормыйбыз. Базардан алабыз, артык кыйммәткә чыкмый. Бакча уңы­шын­нан тыш, кыяр-помидорны да шуннан сатып алабыз. Абрикос, слива, үзебез җыйган җир җи­ләкләреннән кайнатма, компот әзерләдек. Соңгы елларда как та ясыйбыз. Кышка әзерлек көчле, Аллаһка шөкер!    
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев