Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Татарстанга 180 меңнән артык мигрант килгән

Һәр елны Татарстанга 100 меңнән артык чит ил кешеләре килә һәм аларның саны даими рәвештә арта бара. Ел башыннан 181 мең 650 кеше республиканың миграция исәбенә  алынган.

Килүчеләрнең күп өлеше Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Украина һәм Әзербайҗан илләре гражданнарына туры килә һәм бу инде традициягә әверелеп бара. Бу хакта бүген Татарстан халыклары Ассамблеясының Мамадыш районында узган күчмә утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рөстәм Аманов җиткерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Спикер сүзләренчә, мигрантларның Татарстанга килүләренең төп максаты – эшкә урнашу мөмкинлеге. Быел гына да дөньяның 53 иленнән 3644 чит ил кешесе эшкә урнашырга рөхсәт алган. Мигрантлар төзелеш, мәдәният, спорт, мәгариф һәм эшкәртү тармагында хезмәт куялар, дип билгеләп үткән ул. Ә 717се төрле тәртип бозулар аркасында депортацияләнгән.

Рөстәм Аманов милли автономия вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ватандашлары Татарстан аэропортына килеп төшкәч үк алар белән эшли башларга киңәш итте.

«Мигрантларга Россия миграция законнары нигезендә җаваплы һәм тәртип бозмыйча яшәргә кирәклеген, хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ барлыгын алдан ук җиткерергә кирәк», – дип билгеләп үткән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев