Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Татарстанда берьюлы сигез кинопроект төшерелә

Россиядә төбәк кинематографиясе проблемалары турында бүген Казан дәүләт мәдәният институтында (КазГИК) оештырылган түгәрәк өстәлдә сөйләштеләр. Ил кинематографиясенең проблемаларына һәм үсеш перспективасына багышланган түгәрәк өстәл Санкт-Петербург, Якутск, Уфа һәм Казан кинематографистларын үзенә җыйган иде. Биредә төп проблема итеп проектларның җитәрлек күләмдә финансланмавын атадылар. Төбәк фильмнары прокаты проблемасы шулай ук борчу тудыра, диделәр чарада катнашучылар. Чит ил компанияләренә караган, әмма Россия төбәкләрендә эшләүче коммерцияле һәм челтәр кинотеатрларда төбәк милли киноларын күрсәтүдә квоталар кертергә кирәк, дигән тәкъдим җиткерделәр. Режиссер Александр Барыкин хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда берьюлы сигез кинопроект төшерелә һәм ул киң катлам тамашачыларга барып җитәр дип ышана. Республикада сценарий бәйгеләре барлыкка килүне Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягафаров уңай күренеш дип билгеләп үтте. Ул коллегаларын фильм төшерүгә бик җитди карарга кирәклеген, үзешчән киноны һөнәри осталык белән төшергәннән аера белергә, татарстанлыларның ышанычын югалтмаска, сыйфатлы итеп эшләргә чакырды. «Татаркино» җитәкчесе Владимир Батраков шушы вакыт эчендә Татарстан фильмнарының прокатта берсенең дә үзен акламавын билгеләп узды. «Бу система әйбәт эшләп китсен өчен кино җитештерү, кино прокаты, кинофикация - шушы өч кинотармак җитди эшләргә тиеш», – диде һәм әлеге механизмнарны яңа яссылыкта эшләтергә кирәк дип белдерде. Ул сценаристлар һәм режиссерларны гына түгел, продюсерларны да әзерләргә кирәклеген әйтеп узды. «Безнең милли кинога һәркайда ихтыяҗ бар, бары тик сыйфатлы, заманча итеп эшләргә генә кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан кино тармагы җитәкчесе. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлектә өч юнәлеш билгеләнде. Татарстанның «Татаркино» оешмасы һәм «Чеченфильм» компаниясе прокат буенча, Казан дәүләт мәдәният институты һәм «Адым» чечен киномәктәбе арасында белгечләрне ике якта да фильмнар төшерүдә катнаштыру буенча килешенде. Түгәрәк өстәлнең кураторы, КазГИК профессоры, продюсер Миләүшә Айтуганова Төбәк киносы ассоциациясе төзелүен дүрт төбәкнең кинопроект эшчәнлеге башлангычы дип белдерде һәм федераль финанслауга тәкъдим ителәчәген җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев