Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Татарстан Язучылар берлегенә сигез язучы һәм шагыйрь кабул ителгән

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Берлек рәисе Данил Салихов аларга Татарстан Язучылар берлеге таныклыклары тапшырды. Болар арасында Казаннан Алсу Шәмсутова, Ләйсән Могътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан Нурзия Мирхазова, Мөслимнән Лилия Садриева һәм Әтнәдән Гөлүсә Батталова бар. Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләшкәндә рус телендә язучы ике язучыга - Марат Морев һәм Ольга Овчиннкивага таныклыкларның алдарак тапшырылуын әйтте. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев