Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Татарстан мәгариф тармагына федераль бюджеттан бирелгән акча былтыргыдан кимрәк

Быел Татарстанның мәгариф тармагына белем бирү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан өстәмә 1 млрд сум җәлеп ителгән. Бу 2015 нче елдагыга караганда азрак. 2015 елда федераль бюджеттан Татарстанның мәгариф тармагына 1 млрд 50 млн сум акча бирелгән булган. Быелгы сумма 50 миллион сумга азрак. Былтыр федераль бюджеттан Татарстанга балалар бакчалары төзү өчен дә акча бирелгән булган. Сумма кимүне мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре шушының белән аңлатты. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Мәскәү белән активрак эшләргә киңәш итте. Республика башлыгы Татарстанның мәгарифкә кагылышлы барлык федераль программаларда катнашуын билгеләп узды. "Безгә Татарстаннан Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына барачак депутатлар да ярдәм итәр дип ышанабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент һөнәри белем мәсьәләләре игътибарга лаек булуын белдерде. 2014 нче елдан бу юнәлешкә 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән. "Ресурс үзәкләре булдырылды. Бу хәзер бөтенләй башка дәрәҗә. Моңа акча да аз каралмый. Безнең алда - предприятиеләрне хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм хезмәт базарының тотрыклылыгына ирешү. Безнең фаразлар муниципаль үсеш программаларына, инвестицион проектлар алдында торган бурычларга тәңгәл булырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев