Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау" дәүләт программасы нигезендә түгәрәк өстәл утырышы уздырылачак

2015 елгы исәпләүләр буенча, Россиядә 4,2 меңнән артык татар авылы бар. Бу сан эченә татарлар башка халыклар белән катнашып яшәгән авыллар да керә. Әлеге авылларның 2 меңнән артыгы Татарстаннан читтә урнашкан. Быел “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2017-2019 еллар)" дәүләт программасы нигезендә “Урта Идел буенда татарлар җыелып яшәгән урыннарда татар авыллары: тарих һәм бүгенге көн” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уздырылачак. Бу хакта “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышындаТатарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте. Әлеге проект бу авылларда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, өйрәнү буенча гомуми концепциясен эшләү проблемаларына юнәлтелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев