Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Быел сәнәгать продукциясенә игътибар зуррак булачак" - "Милли сәүдә маркасы" генераль директоры Илсур Сафиуллин

19 октябрь «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Икенче республика «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсын оештыручылар һәм анда катнашучылар быелгы чараның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Фестиваль 22-23 октябрьдә Чаллыда үтәчәк.

Быел сәнәгать продукциясенә игътибар зуррак булачак. Бу «ИННОКАМ» инновацион-җитештерү үзәгенең үсеше белән бәйле, ул фестиваль-конкурс ассортиментында да сизелде, диде «Милли сәүдә маркасы» генераль  директоры Илсур Сафиуллин.

Сәнәгать өлкәсен «Таттехмедфарм» дәүләт унитар оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Тимерҗанов тәкъдим итте. Ул предприятиенең медикаментларга түбән бәяләр өчен актив көрәш алып баруын билгеләп үтте.

Матбугат конференциясендә чәй җитештерүчеләр дә чыгыш ясады. Алар республикада җитештерелүче үлән чәйләренең аптека челтәрләре аша сатылу кирәклеген дә әйтте. Әлеге тәкъдимгә аптекалар челтәре вәкилләре, аерым алганда «Таттехмедфарм», каршы фикер җиткермәде.

Үлән чәйләрен җитештерүче «Татар-информ» корреспондентына үз продукциясе составының төп өлеше Һиндстаннан китерелгән чәй булуын, ә республикада җыелган үләннәрнең 10 процент тәшкил итүен әйтте.

«Таттехмедфарм» дәүләт унитар оешмасы башлыгы республикада үлән чәйләре җитештерү мөмкинлеге булуын әйтте.

Эшмәкәрлек вәкилләре үләннәрне эре җитештерүчеләрдән генә түгел, ә аерым гражданнардан да кабул итәргә әзер булуларын җиткерделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев