Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел медицина өлкәсендә Нобель премиясенә кем лаек булган?

Йосинори Осумига автофагия механизмын, лизос яки вакуолләр белән күзәнәкләрдәге кирәкмегән өлешләрен эшкәртү процессын ачкан өчен физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе бирелә дип белдерделәр Стокгольмда премия комитеты вәкилләре. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Йосинори Осуми – Токионың Технология университеты биологы. Гомере буе күзәнәк аутофагия механизмын өйрәнгән.

"Осуми эшләре ярдәмендә без хәзер аутофагиянең яралгы үсешендә, рак, башка күп авырулар барлыкка килүдә һәм тәннең картаюда нинди роль уйнавын, лизосомнар һәм автофагосомнар ничек килеп чыгуын беләбез", - дип сөйләгән Нобель комитеты әгъзасы Мария Масуччи.

Узган ел физиология һәм медицина өлкәсендә премия  практик ачыш - паразит суалчаннарга һәм бизгәккә каршы көрәшнең яңа ысуллары өчен Уильям Кэмпбеллга (АКШ), Сатоши Омурага (Япония) һәм Ту Ююга (Кытай) бирелгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев