Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел кышка әзерләнгән азыкның сыйфаты яхшырак — тармак министры урынбасары

Быел малларга кышка азык әзерләү, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, әйбәтрәк бара. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. “Ел яңгырлы, җылы килде. Былтыр гыйнвар аенда җитәкчеләр белән очрашып сөйләшкәндә, читтән сатып алып акча түкмәс өчен, кышлыкка салыначак печәндә, силоста, сенажда аксымны арттырырга дигән максат куйган идек. Берничә көн элек кенә Әтнәдә, Сабада, Теләчедә, Чирмешәндә, Лениногорскида, Баулыда, Азнакайда булдым. Анализлар күрсәткәнчә, узган ел 12-14 процент аксымлы терлек азыгы тупланган булса, быел 18, 20, 22,5-24,5 процент аксымлы азык җыялар”, - диде министр урынбасары. Аның сүзләренчә, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 30-40 процентка югарырак. Димәк, терлекчеләргә өстәмә аксым сатып алуның кирәге калмый. Сүз уңаеннан, 28 июль мәгълүматлары буенча, Татарстанда 589,3 мең тонна печән, 2582,4 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бер баш мөгезле эре терлеккә 17,8 центнер азык запасы туры килә. 26 июльдә иң күп азыкны Арча районында җыйганнар—137,3 мең тонна сенаж һәм 24,8 мең печән. Кышка терлек азыгын иң аз әзерләүчеләр исемлегендә - Менделеевск. Биредә 4,3 мең тонна печән һәм 15,2 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев