Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел кинематография үсешенә республикада 140 млн. 691 мең сум акча тотылды

Быел кинематография үсешенә республикада 140 млн. 691 мең сум акча тотылды, шуның 58 млн. 672 мең сумы – Татарстанның 12 кинозалын җиһазларга тәгаенләнгән федераль акчалар. Федераль программа буенча төзелгән биш авыл клубына да кино күрсәтү җиһазлары урнаштырылды. Әлеге мәгълүматларны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 2016 елда эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин китерде. Министрлыкның 2016 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган чыгыш кино тармагына нәтиҗә ясаудан башланып китте. Министр Татарстанның киноучреждениеләр белән тәэмин ителеше 94,5 процент булган регион икәнлегенә басым ясады. Республикада бөтен муниципаль районнарында диярлек стационар кино күрсәтү урыннары барлыгын билгеләп узды. Быел 11 фильм төшерелеп, шуның тугызы дәүләт ярдәме белән башкарылганын әйтте. “Семейные хлопоты” фильмының коммерция кинотеатрларында прокатка чыгуын да искә төшереп китте. “Әмма шушы күрсәткечләргә ия булуга карамастан, без региональ фильмнар буенча уңай прокат тарихы булган регионнар исәбенә керә алмыйбыз”, - диде Айрат Сибагатуллин. Ул Кино елы йомгаклары милли кинематография үсешенең уңай динамика күрсәтүенә һәм бу эшнең 2017 елда да дәвам итәчәгенә басым ясады һәм, сүзләрен раслап, 12 муниципаль районга кино күрсәтү җайланмалары белән җиһазланган автомобильләрнең сертификатлары тапшырылачагын әйтте. Әлеге автомобильләр сертификатларын Әтнә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорски, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Апас, Чирмешән һәм Чистай районнары вәкилләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев