Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел "Казан ярминкәсе" территориясендә Россия һәм Татарстан Республикасы тарихының интерактив музее ачылачак

Ул Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе территориясендә урнашкан “Россия – минем тарих” тарихи паркы аналогиясе буенча булдырылачак. Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектны оештыру мәсьәләсенә махсус киңәшмә багышланган, чарада Татарстан Республикасы делегациясе һәм Мәскәү тарихи паркын оештыручылар катнашкан. Киңәшмә Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе территориясендә Тататарстан Премьер-министры урынбасары Васыйль Шәйхразыев рәислегендә узган. Очрашу барышында билгеле булганча, Казандагы электрон экспозицияне 2017 елның 4нче нояюрендә - Халыклар бердәмлеге көнендә ачу планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев