Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советына 10 ел тула

Кризис нәтиҗәсендә кеше кырысланды дисәләр дә, халык ярдәм сораучыларга еш кына җавап кайтара. Хәйриячелек ятимнәргә, авыруларга ярдәм итү, аларның матди проблемаларын чишү генә түгел бит ул. Шулай ук тарихи биналарны, гыйбадәтханәләрне торгызуда булышу, хастаханәләрне җиһазландыру, хәтта кешегә елмаюны бүләк итү дә изге гамәлләрдән санала. Мондый шәфкатьле проектларга бай һәм яңа идеяләр белән рухланып, кемнеңдер тормышын яктыртып, шатландырып тора торган оешмага – Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советына – быел 10 ел тула. Әлеге Совет турында без оешма сәркатибе, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Ринат кызы Фазлыева белән сөйләштек. – Ләйлә Ринатовна, тарих битләрен актарып, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы оешуны искә төшерсәк иде. – Советның юбилеен билгеләп үтүдә (юбилейга бәйле чаралар 2017 елга кадәр дәвам итәчәк, чөнки, гадәттәгечә, хәйриячелек эшчәнлегенә нәтиҗәләр 2017 ел башында ясала) ике мөһим дата бар. Беренчесе, 2006 елның октябрендә Казанда "Җәмгыять. Бизнес. Хакимият: хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" исеме астында республикакүләм форум узган иде. Әлеге чарада хәйрия эшләренә старт бирелде, хәйриячелеккә дәүләт дәрәҗесендә карау турында карар кылынды. Нәкъ менә шул елның 16 октябрендә Татарстан Республикасында хәйриячелек эшчәнлеген үстерү, дәүләт органнары, җирле үзидарә, ширкәтләр, хәйрия оешмалары, юридик һәм физик затлар арасында үзара бәйләнешне тәэмин итү максатыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы оеша. Шул вакыттан хәйриячелек турында яңа тарих битләре ачыла башлый. – Ә икенче мөһим дата нинди вакыйга белән бәйле? - Хәйриячелек мәсьәләләре белән шөгыльләнгәндә тарихка күз саласың, узган гасырлар тәҗрибәсен барлыйсың. Шунысы кызык: Казанда хәйриячеләрнең иҗтимагый хәрәкәте XIX гасырда, аеруча XIX гасырның икенче яртысында нык үсеш алган, ә 1816 елда Казанда беренче хәйриячеләр турында попечительләр комитеты ачылган. Тарихтан күренгәнчә, безнең халык өчен хәйриячелек эшчәнлеге чит түгел.

– Элекеге проблемалар хәзер дә бармы? – Элгәре комитетта күтәрелгән мәсьәләләр хәзерге заман өчен дә хас, шуңа аларны чишүдәге механизмнарны барлау кирәк. XIX гасырда да бушлай ашханәләр һәм чәйханәләр ачылган, өлкән яшьтәге кешеләргә, ятимнәргә, табигать афәтләренә очраганнарга, мохтаҗларга матди яктан булышу комитет эшчәнлегенә кергән.  Бүген дә бу мәсьәләләр карала. Архив документларында күренгәнчә, беренче дөнья сугышы дәверендә гарипләргә, тол хатыннарга, ятимнәргә актив ярдәм күрсәтелгән. Казан университеты студентлары сугыштан кайткан хәрбиләргә булышкан. Туберкулезга каршы көрәштә “Ак чәчәк” («Белый цветок») акциясе үткәрелгән. Әлеге чара бүгенге көнгә кадәр яши. Һичшиксез, һәрберебез мәшһүр сәүдәгәрләр – Алафузов, Юнысов, Хөсәенов, Ушаков, Апанаев, Шамов һәм башкаларның игелекләре белән мәктәп бусагаларыннан ук таныш. Хәзерге заманда да миһербанлык, мәрхәмәтлелек төшенчәләре мөһимлекне югалтмый. Ләкин бүгенге хәйриячелек адреслы булуы белән аерылып тора.

Совет эшчәнлеге даирәсе нинди? Хәйриячелек эшчәнлеген нинди юнәлешләрдә алып барасыз? – Совет эшчәнлегенә килгәндә, ел саен көз һәм яз игелекле гамәлләр атналыгы уза. Бу атналыкларда хәйриячелек проблемаларына игътибар җәлеп ителә. Хәйриячелек – ул акча җыю гына түгел, ә волонтерларны, ресурсларны туплау механизмнарын да булдыру. Мәсәлән, еш кына яшьләр үзләренә волонтер бурычларын йөкләп, интернет челтәрләрендә авыру балаларга акча җыю турында акция игълан итә, яисә матди чараларны эт питомникларына туплый. Заман тенденциясе буларак, акчаларның электрон чараларга китүе дә Совет тарафыннан тикшерелә. Караклык очраклары күп булу сәбәпле, кемгәдер ярдәм күрсәткәндә сак булырга кирәк. Шуңа күрә без төп акцияләрне массакүләм мәгълүмат чараларында игълан итәргә тырышабыз. Югыйсә теге яки бу чара тирәсендәге вакуум барлыкка килеп, начар тәэсир итәргә мөмкин. Совет тарафыннан даими оештырыла торган “Балага ярдәм ит” (бала дәвалауга акча юнәлтү), “Мәктәпкә җыенырга булыш”, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” кебек акцияләр дә халыкта кызыксыну уята.

Игелек маршрутлары, автобусларда акча җыю кубларын урнаштыру акцияләре була. Күпбалалы гаиләләрне автотранспорт белән тәэмин итү буенча “Зур гаилә”, донорлык чаралары уза. Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы Анжела Вавилова фонды белән берлектә хоспис төзү казанышына да ия булды. “Булгария” теплоходы, Көньяк Осетиядәге, Луганскидагы фаҗигаләрне дә Совет читләтеп узмады. – Хәйриячелек мәсьәләләрен чишүдә нинди яңа алымнар кулланыла? – Хәзер ресурслар культурологиягә дә юнәлтелә. Башлыча реабилитация, сәламәтлек белән бәйле чаралар тирәсендә эш алып барыла иде. Хәзер парк һәм скверларны төзекләндерү, су территорияләрен, су ресурсларын саклау программалары бар. Мәсәлән, “Таттелеком” ширкәте чишмәләрне чистартуга җитди тотынган. Республиканың “ТАИФ”, “Татнефть”, Казанның Күмәч кондитерлык комбинаты, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре оешмаларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә спорт комплексларын, ишегалды мәйданчыкларын төзү, яхшырту проектлары туды. Зөя утрау-шәһәрендә, Болгарда торгызу эшләре алып барыла. Һичшиксез, бу проектларны гамәлгә ашыруда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советының сәркатибе булган Татьяна Ларионова өлешләре зур.

Хәзерге көндә һәр муниципалитетта хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика Советы кебек структура булдырылып, аны муниципалитет башлыгы үз патронаты астына ала. – Хәйрия чараларын үткәргәндә нинди бурычлар куела? – Хәйрия чараларын үткәрү турында сүз алып барганда, яшәеш кыйммәтләре белән бәйле глобаль бурычлар тора. Ул туганлыкны ныгыту, сәламәтлеккә игътибар итү бурычы булырга мөмкин. Сәламәтлеккә килгәндә, сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле волонтерлык акцияләре киң колач җәя. Мәсәлән, паркта физзарядка ясау, чабышлар үткәрү – болар барысы да хәйрия эшләре. Волонтер ниндидер матди чараларга ия булмый, әмма ул үзен таныта. Бу – Совет каршында торган бурычларның берсе, ягъни кешедә лидерлык сыйфатларын булдыру. Игелекле гамәлләр бер кешедән башлана. Лидер үз тирәсендә мәгълүмат таратып, команда туплый. Алар матур проектларны гамәлгә ашыра. Формалар, ысуллар күп төрле. Мәгариф учрежденияләренең әйдәп баручыларны тәрбияләүдә максатчан эш алып баруы бик тә уңай күренеш. Балачактан ук булышу, ярдәм  итү кебек сыйфатларны гадәткә кертү омтылышы бар. «Ел хәйриячесе» бәйгесе үткәрелә. Бәйге нәтиҗәсендә хәйриячелек белән даими рәвештә шөгыльләнә торган оешмалар, физик затлар калкып чыга. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аналар, балалар һәм өлкәннәрне кайгыртып тора. Мәсәлән, Президент ярдәме белән күпбалалы гаиләләргә, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, сугыш ветераннарына искиткеч “Пилигрим” тамашасы күрсәтелгән иде. Бу да бит кемгәдер алдагы тормышта я цирк сәхнәсенә, я су спортына аяк басарга этәргеч була ала. 2008 елда Казанда конкрет шәхескә, гомерен хәйриячелеккә багышлаган мәшһүр Әсгать Галимҗановка Ярминкә мәйданында һәйкәл куелуын да ассызыкларга кирәк. Барлык проектларның тормышка ашырылуын күзәткәннән соң, Татарстанда игелекле, миһербанлы, мәрхәмәтле кешеләр яшәвен әйтә алабыз.

– Ә киләчәккә нинди планнар белән яшисез? – Алга таба безгә бергәләп тормышка позитив караш булдыру өстендә күнекмәләр булдырырга кирәк. Кеше йөзендә елмаю ешрак балкысын. Елмаю бик гадәти әйбердән дә туа бит ул. Әле күптән түгел, мәсәлән, метрода Камал театры артистлары спектакльдән өзекләр башкардылар. Халыкның күңелләре күтәрелеп китте. Боларның барысын да Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы читләтеп узмый. Алга таба хәйриячелек ысулларын камилләштереп, киләчәктә дә шушы юлдан баруны дәвам итәрбез, дип ышанасы килә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев