Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Бушлай» китап аласыгыз киләме?

17 сентябрь көнне башкалабызда китапларны бушлай тарату ярминкәсе үтәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең порталында хәбәр ителә.

«Бумажный слон» әдәби берләшмәсе мондый акцияне инде дүртенче мәртәбә үткәрә. Әлеге ярминкәдә китапларны бушлай алып булачак, алмашка берни дә соралмаячак. Оештыручылар бу юлы казанлыларга тагын да күбрәк китап тәкъдим итәргә өметләнә. Алар арасында яңа китаплар да, букинистика да урын алачак.

Ярминкә вакыты: 14.00-18.00. Адресы: Университет урамы, 14 йорт, «Циферблат».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев