Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүре символ-талисманы Россиягә уңыш китерерме?

2018 елда Россиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатының символ-талисманы бүре булачак. Бу хакта Беренче каналдагы "Вечерний Ургант" тапшыруында рәсми рәвештә игълан ителде дип яза INTERFAX .

Талисман ФИФА сайтында тавыш бирү юлы белән сайланган, анда миллионнан артык кеше катнашкан. Сайтта бүредән тыш юлбарус, мәче өчен дә тавыш бирергә була иде.

Вице-премьер, Россия футбол союзы башлыгы Виталий Мутко, нәтиҗәләрне игълан итәр алдыннан, үзенә өч кандидатның да ошавын әйтте һәм талисманның илне алга этәрү өчен әһәмиятен белдерде. "Билгеле - бу тарих та", - диде Мутко.

Талисманның исеме нинди булачак дигән сорауга Мутко: "Забивака", - дип җавап биргән.

Футбол буенча 21нче дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Уеннар Россиянең 11 шәһәрендәге стадионнарда, шул исәптән, Казанда да үткәреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев