Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Буратиноның яңа ел маҗаралары" музыкаль спектакле филармониянең репертуар спектакле булып китәргә мөмкин

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекторие куйган “Буратиноның яңа ел маҗаралары” музыкаль спектакле филармониянең репертуар спектакле булып китәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев хәбәр итте. Ул әлеге спектакльнең идея авторы һәм режиссеры. Яңа ел спектакльнең репертуарга алынуы театрларда гына була иде, бу филармония өчен уңышлы яңалык. Кичә, 8 гыйнварда, “Буратиноның яңа ел маҗаралары” музыкаль спектакле белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә яңа ел тамашалары төгәлләнде. Алар декабрьнең егермеләрендә үк башланып киткән иде. Коллектив яңа ел тамашаларын уңышлы төгәлләп, яңа спектакль кую хыяллары белн яши башлаган. Казандагы 11 спектакльдән тыш, коллектив Чаллыга “КамАЗ” мәдәният сараена да гастрольләргә чыккан һәм 28, 29 декабрь көннәрендә җиде спектакль куелган. Шулай итеп, яңа ел каникулларын барлыгы 12 меңгә якын бала Буратино белән үткәргән. Алексей Толстой әкиятендәге таныш персонажлар спектакль сюжеты буенча Убырлы Карчык, Шүрәле белән очрашалар. Шүрәле образында – Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев уйнаган. Буратино - Айгөл Мулюкова, Кот Базилио - Гурами Тиникашвили, Лиса Алиса - Ольга Терёхина, Мальвина - Полина Модина, Артемон - Александр Васильев, Убырлы Карчык - Людмила Горянская. Әкияттә лекторий бүлеге артистлары белән бергә цирк студиясе клоуннары, “Задоринки” (сәнгать җитәкчесе - Алинә Зарипова) һәм "Салават күпере" (сәнгать җитәкчесе - Надежда Будыленко) бию ансамбльләре катнаша. "Бу минем музыкаль спектакль авторы, сценаристы һәм режиссёры сыйфатындагы беренче җитди эшем, - ди Владимир Васильев. – Әлеге спектакль мине шулкадәр мавыктырды. Мин идея барлыкка килеп премьерага кадәр шуның белән генә яшәдем. Иҗади эзләнүнең ни икәнлеген бөтен тулылыгы белән шунда аңладым. Ниһаять, спектакльнең тамашачыга барып ирешүе һәм кабул ителүе белән мин бик бәхетле. Без балалар өчен, балалар белән бергә әкияти дөнья тудыра алдык”. Владимир 2015 елның азагында куелган һәм 2016 елда яңартылган “Буратиноның яңа ел маҗаралары” музыкаль спектакленең киләсе елда да кабатлап күрсәтеләчәген вәгъдә итә. Ул репертуар спектакле булып китәргә мөмкин. Коллектив беренче спектакльнең уңышы белән канатланып, "Нехочуха" мавыктыргыч музыкаль спектаклен куярга җыена.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев