Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

БүгенТатарстанда яңгырлар көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген, июльнең беренче көнендә, республикада җылы булачак, шул ук вакытта яңгырлар да көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы 7-14 градус җылы була. Көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак. 2 июльгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура 9 градус җылы тәшкил итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев