Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бүгенгене аңлау өчен үткәннәрне белү кирәк" - режиссер Георгий Цхерава

Бу сезонда Камал театрында “Үлеп яратты”, “Минем исемем Кызыл”,” Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакльләре куелмаячак, алар репетурадан алына. Тамашачы хозурына яңа премьералар тәкьдим ителә.

Шуларның берсе - “Җилкәнсезләр”  әсәрен сәхнәгә куючы режиссер Георгий  Цхерава: “Бүгенгене аңлау өчен үткәннәрне белү кирәк" , - дип белдерде. - Тинчурин әсәрләрен русча да куярга кирәк, әмма алар рус телендә юк. Минем грузин милләтеннән булуым татарча спектакль куярга  комачауламый. Грузин телендә дә татар теле белән уртак сүзләр бар. Үзем Омскида яшәсәм дә, улым гаиләсе белән Казанда яши. Киленем татар. Бу спектаклъне минем оныгым Рөстәмгә дә багышлыйсым килә. Камал театры белән элемтәдә торуым очраклы түгел. Без Фәрит Бикчәнтәев белән Мәскәүдә бергә укыдык. Бәлки киләчәктә Омск театры белән алмаш гастрольләр дә эшләрбез, чөнки анда татарлар күп, - диде Георгий  Цхерава. Фәрит Бикчәнтәев исә бүгенге көндә Уфада Гафури театрында  француз драматургы Ануяның “Антигона” әсәрен сәхнәләштерә. Ә Камал театрында үзе куячак “Ак  калфагым төште кулымнан” спектаклен  сайлавы турында ул: “Автор бүгенге көндә халыкны борчый торган тел, милли мәсьәләләрне күтәрә”, - ди. 7 октябрь - сезон ачылган көнне Камал театры мәйданында “Камал театрын кочакла” дигән флешмоб оештырыла, популяр спектаклъләрдән өзекләр уйналачак, театр буйлап экскурсия булачак. Яраткан артистлар беләне фотога төшәргә дә мөмкинлек булачак. Конкурста катнашучыларны истәлекле бүләкләр көтә. Бәйрәмнең икенче өлешендә  Татарстанның халык артистлары Рөстәм Маликов, Равил Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Илшат Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясый.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев