Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүгенге көндә "Татар теленең кыенлыклары сүзлеге"н төзү буенча эш алып барыла

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов әйтте. “Белгәнебезчә, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Шушы программа кысаларында татар теленә бәйле яңа төр сүзлекләр эшләп чыгару да каралган. Программага кергән план нигезендә “Татар теленең кыенлыклары сүзлеге”н чыгару буенча эш бара. Шулай ук норматив сүзлекләр дә бар, аларны бастыру юнәлешендә дә эш алып барабыз: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” - 6 томда, “Татар теленең орфография сүзлеге” һәм “Татар теленең орфоэпия сүзлеге" эшләнә”, - ди Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе. Сүзлекнең бүгенге көндә әзерлеге буенча галим: “Татар теленең кыенлыклары сүзлеге”нә материал туплау, уйлау һәм сүзлекне аерым бер шәкелдә формалаштыру бара”, - дип сөйләде Айнур Тимерханов. Сүзлек турында Айнур Тимерханов: “Сүзләрнең төрләндерелүе, бәйлекләрнең ничек кулланылуы, фигыль нинди сүзләр белән килә алуы, яисә сыйфат белән исемнең мәгънә ягыннан ярашуы һәм башка кыен очраклар беренче чиратта күз алдында тотыла”.  
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев