"Китап нинди телдә язылса да: немец телендәме, венгр телендәме - аңардан татар рухы аңкырга тиеш" - Миләүшә Хәбетдинова

Татар рухы сизелә икән, китап нинди телдә язылса да, аның авторы татар. Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова шундый фикердә. “Билгеле инде, әгәр татар милләтеннән булган кеше татар телендә яза икән, бу аның өчен өстенлек кенә. Әмма миндә бер сорау туа: хәзер татарча язган язучылар алар татармы? Алар әсәрләрендә татар дөньясын күрсәтә алалармы? Галимҗан Ибраһимовлар, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйляҗевлар әсәрләрендә милли характерларны тудыра алган, милли дөньяның үзенчәлеген күрсәтә алган. Яһүдләрдә Григорий Канович дигән язучы бар. Ул рус телендә иҗат итә, әмма ул мин санап үткән принципларга нигезләнеп яза. Аның әсәрләре яһүд мәдәнияте белән “аңкып” тора. Ул тел аркылы укучысын яһүд мәдәнияте дөньясына алып керә, бу дөньяга хөрмәт белән карарга этәрә. Русча язса да, без аны яһүд язучысы дип кабул итәбез, чөнки аның дөньясы — русныкы түгел”, - диде галимә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.  

“Татарлар арасында язучы бар, дип әйтә алмыйм”

  "Без 30 ел инде татар бетә, татарча язсыннар дип чинап ятабыз. Мин әдәбият белән танышып барам, күп язалар. Тик алар арасында язучы бар, дип әйтә алмыйм. Татар дөньясын үстерә торган, милли характерны күрсәтә торган язучылар юк. Бибинурлар, Галиябанулар милли тип буларак, әдәбиятка кереп китте. Тел мәсьәләсе белән генә булмый. Күпме китап макулатура булып ята. Аларда мин милли характер да, безнең милләт образын да күрмим. Алар сафсата мелодрама, комедия стилендә язылган. Мин аларны татар язучысы дип хөрмәт итмим”, - ди Миләүшә Хәбетдинова күзәтүләре белән бүлешеп. Аның фикеренчә, китапны укый башлап, беренче җөмләне укыганнан соң ук, милли рух тоелырга тиеш. “Китап нинди телдә язылса да: немец телендәме, венгр телендәме — аңардан татар рухы аңкырга тиеш. Образлар, мифлар, безнең милли архитектура ул әсәрләрдә булса, бу татар язучысы”, - дигән фикердә Миләүшә Хәбетдинова. Татар әдәбияты хәзер деградация кичерә. Язучылар күп, әмма тәрҗемә итеп, Мәскәүгә, дөньяга чыгара торган, башка милләт укучысына күрсәтә торган китап табу бик авыр, ди ул. “Миңа еш кына син Аяз Гыйляҗевны бик яратасың, диләр. Әмма мин аңа болай гына басым ясамадым. Аңа мин бөтен яктан милләтемне күрсәтә торган язучы буларак карадым. Хәзер Аяз Гыйләҗевны тәрҗемә итүгә, китаплары сатылып бетә. Ә башка тәрҗемә әсәрләр сатылмый. Нигә Аяз абыйны укыйлар? Чөнки алар бу әсәрләрдә татар дөньясын күрә. Төрек телендәме, венгр телендәме, татар дөньясы аңкып торса — бу татар язучысы”. Диас Вәлиев, Рөстәм Кутуй кебек язучылар рус телендә язса да, мин аларны татар язучысы дип әйтә алмыйм, ди М. Хәбетдинова. “Чөнки аларның әсәрләрендә татар рухы юк. Шул ук Гүзәл Яхинаны алыйк. Ул русча, татарлар хакында яза кебек. Әмма аның әсәрендә татар дөньясы — татармы? Юк. Ул колониаль китап, татарга каршы язылган. Мине “Зөләйха”га каршы чыктың, диләр. Татар халкы ике гасыр дәрәҗә туплаган, белемле, телләр белүче исемен яулаган. Хәзер исә без чит илгә надан татар хатыны турында китап тараттык. Белемле татар хатыны чыгып китмәде. Надан, җебегән татар хатыны чыгып китте. Шул китапны укучы Казан турында шул рәвешле мәгълүмат туплый”, дип бәяләде белгеч әсәрне.

Татар әдәбияты фаҗига кичерә

“Һәр китапны аерым карарга кирәк. Җиңел генә, бер китап белән генә нәтиҗә чыгарып булмый. Әсәрне укыганнан соң, ул татарның менталитетын ача торган китапмы, татар рухлымы, татар дөньясын күрсәтә торганмы, милли характерның байлыгын, үзенчәлеген күрсәтәме икәнен билгеләү мөһим. Рус телендә дә, тәрҗемәдә дә ул үзенчәлекне күрсәтергә була. Мисалга, Чынгыз Айтматов бөтен дөньяга рус телендә кыргыз халкы турында мәгълүмат таратты. Ул телгә генә бәйләнсә, кыргызлар хакында белерләр идеме икән”, - дип фикерен дәлилләде галимә. Миләүшә Хәбетдинова исәпләвенчә, татар әдәбияты фаҗига кичерә. “Без үзебезнең үзенчәлегебезне югалтабыз. Чөнки дөнья әдәбиятына икенче Байроннар, икенче Шекспирлар кирәк түгел. Аларга татарның үзенчәлеген күрергә кирәк. Мин гел тәрҗемә әсәрләре куясыз дип театрларны орышам. Чит җиргә чыккач, тамашачының татар театры рухын күрәсе килә бит. Русча язган язучыларны мин татар дип билгеләмим. Әсәр кемгә хезмәт итә — шуны билгеләргә кирәк”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: