Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышы ачылды

Көн тәртибендә 40 лап мәсьәлә чыгарыла. Аларны бүген парламентның 78 депутаты караячак. Шулай ук чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ведомстволар һәм хакимиятнең төрле органнары вәкилләре, һ.б. рәсми затлар катнаша.

Каралачак мәсьәләләр арасында ТР җәмәгать судьясын сайлау, “Татарстан республикасында азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең аерым чаралары турында”гы 253-5 нче номерлы ТР закон проекты, “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 258-5 нче номерлы закон проекты, “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты һ.б. закон проектлары бар.

Моннан тыш, ТРда музейлар һәм музей эше турында хөкүмәт сәгате уздыру планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев