Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале мәйданында остаханәләр эшләде

Кырымның күренекле сәнгать белгечләре кырым-татар җырларын башкару, хореография, кырым һәм татар чигү серләре  буенча мастер-класслар бирде.

Казаннан килгән музыка белгече Эльмира Каюмова исә, татар фольклор коллективларына репертуар сайлау, борынгы йолаларыбызның асылын ничек сәхнәдә чагылдырырга кирәклеге турында лекция укыды. “Түгәрәк уен” фестиваленең иң өлкән артисты – Нурия Әбдрәшитова. Ул Кырымга Мордовиянең Чирмеш авылыннан килгән. 82 яшен тутырган Нурия әби ерак юлга чыгарга курыкмадым, ди. Туганнан бирле җырлый, көйли. Бигрәк тә борынгы бәетләр әйтергә ярата икән. Аның ахирәте 75 яшьлек Алия Сибушева да Мордовиянең “Дуслык” фольклор ансамбленә йөри. Фестиваль концертында әлеге коллектив 16 гасырда халык тарафыннан иҗат ителгән “Айнук” бәете башкарды.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев