ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юламма белән мөрәҗәгать итте

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юламма белән мөрәҗәгатендә кече һәм урта бизнесны үстерү элеккечә өстенлекле юнәлеш булып торуын хәбәр итте.

“Административ киртәләрне киметү буенча без планлы төстә эш алып барабыз. Моңа республиканың 5 эре шәһәрендә ачылган бизнес өчен күпфункцияле яңа үзәкләр эшли башлавы ярдәм итә. Әлеге тәҗрибәне башка муниципаль берәмлекләрдә дә куллана башларга вакыт.

Хәзер бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең яңа буынын үстерү мөһим. Кече һәм урта бизнесның реаль секторда үсешенә муниципаль сәнәгать мәйданчыклары зур этәргеч бирә. Хәзер республикада шундый 52 мәйданчык бар. 2020 елга аларның санын йөзгә җиткерү бурычы тора”, - диде Президент.

Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев юлламага карата үз фикерләрен белдерде.

“ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт кече һәм урта бизнесны үстерергә кирәк ди. Үз тарафыннан ул һәрвакыт үзеннән мөмкин булганның барысын да эшли, ләкин барысы да Президенттан тормый. Иң беренче чиратта ул Россия Федерациясенең законнарынан бәйле”, - дип сөйләде Хәйдәр Хәлиуллин.

Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе президенты фикеренчә, Республика Президенты, башка төбәкләр губернаторларыннан аермалы буларак, кече һәр урта бизнесны үстерү өчен ул күп эшли, әмма Россиянең гомуми кризисы икътисадның, кече һәм урта бизнесның үсешенә барыбер тәэсир ясамый калмаячак.

Шамил Агеев Россия Федерациясендә чишелми калган гомуми сорауларга игътибар итте. “Җәмгыятьнең бик байлар һәм ярлы катламына бүленеше: 10 процент байлар һәм 10 процент хәерчеләр һаман да чишелмәде әле. Бу Россия буенча әһәмиятле мәсьәлә һәм ул аерым төбәккә кагылмый. Юлламада да бу турыда артык сүз дә юк. Икенчедән, Татарстан Республикасына бизнесны Европаның, Азиянең күпчелек илләрендә алып бару бик авыр. Татарстанда бу өлкәгә игътибар бирелә, әмма аларда җитештерү эшчәнлеге бөтен Россиядәгенекенә караганда җиңелрәк”, - дип саный ул.

Шамил Агеев яңа бизнесменнарны әзерләү сүзе яхшы әйтелгән, дип белдерә. “Иң беренче чиратта җитештерүне оештыручыларны әзерләргә кирәк. Безгә бу җитми. Бер эш максат кую, икенчесе аны чынга ашыру. Механизмны булдыру кирәк”, - ди ул.

Юлламаның иң мөһим урыны дип Шамил Агеев Республикадагы татулыкны аерым чыгарды. ”Шулай ук инженерлык белгечлегенә юнәлеш алуны да бик кызык дип таптым”, - диде ул.

“Президент сүзләрдә генә түгел, ә эш белән кече һәм урта бизнес идеясен хуплавын әйтте. Ул аны Татарстанның һәм гомумән Россиянең икътисады күтәрелеше өчен нигез дип билгеләде. Россиядә Татарстанда кече һәм урта бизнесның үсеше өчен эшләнгән проектлар пилот булып исәпләнә. Президент юлламада тагын бер кат шуны искәртте һәм бу курсның үзгәрмәячәген ассысызлады”, - диде “Опора России” Бөтенроссия урта һәм кече эшкуарлык иҗтимагый оешмасының сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча вице-президенты Азат Газизов.

“Мәсәлән, В.В. Путин белән очрашуда тикшерү органнары беренче тикшерү вакытында штраф салмыйча, кисәтү генә ясау тәкъдиме яңгырады. Хәзер бу эш гамәлгә кертелгән, әмма мәсьәлә Россия Президентына мөрәҗәгать итүне таләп итте. Ә безнең Президент һәрвакыт: “Безнең максат кемне дә булса хөкемгә тарту түгел, ә хатаны төзәтү тора”, - дип әйтә килде. Шуңа күрә Федераль закон булуга карамастан, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт органнары кече һәм урта бизнеска һәрвакыт аңлап карау ягында булды”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: