Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген ТР Милли китапханәсендә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу оештырыла

Бүген, 2018 нче елның 21 нче март көнне, 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга чакырабыз. Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан җылы кабул ителде, композиторлар аның шигырьләренә бик матур җырлар яздылар. Танылган җырчы Габделфәт Сафин башкаруындагы «Ак күлмәгем» җыры инде ничә еллар сәхнәдән, экраннардан һәм радиоэфирлар аша яңгырый. Аның проза әсәрләре дә китап сөючеләр күңелен яулап алды. Шәмсия Җиһангирова – хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, «Болгар» радиосында «Яшәү яме» дигән популяр тапшыруны алып баручы. Тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес буларак, ул – күпләргә үрнәк. Әлеге очрашу кичәсендә Шәмсия Җиһангирова үзенең шигырьләрен укыячак. Шулай ук шагыйрәнең иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр һәм чыгыш ясар дип көтелә. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында кайнап яшәүче, башкаларны да зур эшләргә рухландыручы шәхес белән очрашу һәркемгә кызыклы булыр дип өметләнәбез. Кичәгә рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев