Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның туган көне

Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1983-1984 елларда - "Сельхозтехника"ның Актаныш районы бүлегендә инженер-контролер; 1984-1985 елларда - Актаныш РК ВЛКСМ икенче секретаре; 1985-1986 елларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер; 1987-1989 елларда ТАССР Актаныш районы "Җиңүгә 40 ел" колхозы партком секретаре; 1992-1993 елларда -Казан авыл хуҗалыгы институты Авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы укытучысы; 1993-1994 елларда - Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары; 1994-1995 елларда - ТР Актаныш районы хакимияте башлыгының урынбасары; 1995-1996 елларда - ТР Сарман районы хакимияте башлыгының урынбасары; 1996-1997 елларда - ТР Сарман районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары; 1997-1998 елларда - ТР Актаныш районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары; 1998-2006 - ТР Актаныш районы хакимияте башлыгы; 2006-2012 елларда - ТР Актаныш муниципаль районы башлыгы; 2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры; 2013 елның сентябреннән - ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев