Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген ТР халык артисткасы Шакирҗанова Луара Галимҗан кызының туган көне

9 июнь - Татарстанның халык артисткасы Шакирҗанова Луара Галимҗан кызының туган көне.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996, Татарстанның халык артисткасы - 2010. Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты - 2009
Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын һәм 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институтының (ЛГИТМИК) актерлык бүлеген тәмамлый. К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында артистка (1973-1979) һәм Мәдәният министрлыгында театрлар буенча белгеч булып эшли. 1984 елдан Г.Камал исемендәге театр музеен җитәкли. Күренекле театр эшлеклеләре иҗатына багышланган мәкаләләр авторы; радио, телевидениедә һәм сәхнәдә театр турында тапшырулар, әдәби кичәләр алып баручы. Бер үк вакытта, нәфис сүз жанрында эшләүче артистка.
Финляндиядә яшәүче татарлар белән Хельсинки шәһәрендә Г.Камалның«Беренче театр» (1991), М.Фәйзинең«Асылъяр» (1992), «Галиябану» (1993), Батулланың«Туйлар язгач» (1994) әсәрләрен сәхнәгә куйды.
Хөрмәтле Луара Галимҗановна, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев