Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Тинчурин театры 82нче сезонның соңгы спектакльен куя

"30 июньдә Тинчурин театры Н.Нестерова әсәре буенча куелган “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” комедиясе белән 82 нче театраль сезонын яба!

82 нче сезон Тинчурин театры өчен, һичнинди арттырусыз, гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, экспериментларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Искә төшерерлек эшләребез, киләчәктә ирешәсе хыял - уйларыбыз бар.

Сезонның иң истә кала торганы- сезон премьералары! Быел барлыгы биш премьера спектакле чыгарылды. Болар:

1. Ш.Фәрхетдинов “Әкият китабы” әкияте (куелыш җитәкчесе- Рәшит Заһидуллин, режиссеры- Зөлфәт Закиров);

2. Р.Мингалим “Өченче бүлмәдә эт яши” моңсу комедиясе (режиссеры- Резеда Гарипова);

3. С.Мрожек “Шашкан бабай” («Кароль») абсурд комедиясе, (режиссеры- Рәшит Заһидуллин);

4. И.Гали “Беренче мәхәббәт” комедиясе, ( режиссеры- Рәшит Заһидуллин);

5. Н.Нестерова “Әллә язмыш, әллә ялгыш...” комедиясе, (режиссеры- Рәшит Заһидуллин);

Сезон дәвамында театрыбыз башкалабыз Казаннан читтә яшәүче тамашачыларыбызны да спектакльләре белән сөендерде. Апрель аенда Г.Тукайның “Сөй гомерне!” һәм М.Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары” спектакльләре белән бертөркем артистлар Финляндиянең Хельсинки каласында булып кайтты. Июнь аенда, театраль сезон ахырга якынлашканда Абхазия Республикасы С.Чанба исемендәге Абхазия дәүләт драма театры сәхнәсендә И.Мәхмүтова әсәрләре буенча куелган «Мәхәббәт чишмәсе» һәм «Күрәсем килгән иде…» спектакльләре күрсәтелде. Гастрольләр Абхазия Республикасы Мәдәният һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы арасында планлаштырылган уртак чаралар турындагы килешү нигезендә тормышка ашырылды.

Театр шулай ук, Мәскәү, Уфа һәм Самара шәһәрләрендә, Чувашия Республикасында үзенең иҗаты белән милләттәшләребезне куандырды, Татарстан шәһәр- районарында да спектакльләр күрсәтте.

82 нче театраль сезон вакыйгаларга бай булып, республикабызның театраль тормышында якты эз калдырырлык, тамашачылар йөрәгенә урын алырлык спектакльләре белән истә калачак,"- , - дип яза К. Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев