Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Татарстанның халык артисты Бариев Радик Зөфәр улының туган көне

30 июнь – Татарстанның халык артисты Бариев Радик Зөфәр улының туган көне. Татарстанның атказанган артисты — 2007 Татарстанның халык артисты - 2017
1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, Татар академия театрында эшли башлый. Студент елларында Камал театры спектакльләренең күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.  
Рольләре:  Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» В.Шекспир Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Н.Хикмәт Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н.Исәнбәт Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Ф.Бүләков Фирдәвес — «Казан егетләре» М.Гыйләҗев Фәридун — «Баскетболист» М.Гыйләҗев Роберто — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо Дорн — «Акчарлак» А.Чехов
Хөрмәтле Радик Зөфәрович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез!
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев