Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Татарстанда башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары бердәм дәүләт имтиханының контроль-исәпләү материаллары буенча диагностик тест уза

Республикада имтихан тапшыру буенча шундый 61 пункт эшли.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга сөйләгәнчә, база мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары быел беренче тапкыр дианостик тест уза. Алар өчен тест материалларын Казан педагогика көллияте белгечләре әзерләгән. Диагностик материалга педагогика һәм психология буенча 55 сорау кертелгән. Фән укытучылары өчен контроль материаллар Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белән килешеп алынган.

"Фән укытучылары өчен тестны икенче ел үткәрәбез. Бүген 16 мең укытучы 11 сыйныф укучылары имтихан биргән материаллар буенча БДИ бирә. Безнең бурыч – укучыларны чыгарылыш имтиханнарына әзерләү, ә моның өчен укытучы үзе бөтен сорауларга җавапны 100 баллык белергә тиеш. Әгәр укытучы үз фәне буенча белемгә ия түгел икән, ул укучыны ничек әзерләсен? Кемдер бу укытучылар өчен стресс, ди. Ә бит балалар мәҗбүри рәвештә ике фәннән һәм тагын үзләре сайлаган фәннәрдән БДИ тапшыра", – диде вице-премьер.

"Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәгълүматлары буенча, Россия укытучыларының 8 процентка якыны математика буенча гади тигезләмәләрне чишә алмый. Укытучыларның әзерлеге төрле дәрәҗәдә, әмма Татарстанда мәгариф системасында бары тик профессиональ педагоглар гына эшләргә тиеш, чөнки безнең балаларның язмышы алардан тора", – диде Э.Фәттахов.

Укытучылар арасында тест үткәрү аларны үз эшенә җаваплы карарга, профессиональ үсешенә этәргеч бирү максатын тота.

Министр сүзләренчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тест нәтиҗәләре аерым фәннәр буенча гомумиләштерелеп каралачак, ә нәтиҗәләрнең эчтәлеген республиканың Мәгарифне үстерү институты тикшерәчәк һәм киләчәктә укытучыларның квалификациясен күтәрү программаларын шуларны да исәпкә алып төзиячәк. Шулай ук диагнотик тест нәтиҗәләре методик эшләр оештыру өчен муниципаль мәгариф идарәләренә тапшырылачак. "Эштән азат итү күренешләре булмаячак. Бу дөрес түгел", – дип билгеләп үтте министр.

Муниципаль методика хезмәте соңыннан бу нәтиҗәләргә карап, фән укытучылары белән "проблемалы зоналар" буенча эш оештыру өчен "юл картасы" төзергә, ә мәктәп методика хезмәте һәр укытучы белән эшләргә тиеш булачак.

Вице-премьер журналистлар белән очрашу азагында ихтыяҗ булса, үзе дә БДИ тапшырырга әзерлеген билгеләп үтте. "Проблема юк. Бездә җитәкчеләр дә имтихан бирә. Әгәр кирәк икән, мин математика һәм физика буенча БДИ бирә алам", – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев