Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Александр Буксман килде

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Татарстанга эш сәфәренең төп максаты - Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясенең Казан юридик институтын (филиалын) ачу. Югары уку йорты Казанның Мәскәү урамында урнашкан.

Моннан тыш, Александр Буксманның эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның белән Казан Кремлендә эшлекле әңгәмәләре каралган, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев