Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төньяк Рейн федераль җире - Вестфалия (ГФР) Икътисад министрлыгы Дәүләт секретаре Гюнтер Хорзетцки белән очрашты

Бүген Төньяк Рейн федераль җире - Вестфалия (ГФР) Икътисад министрлыгы Дәүләт секретаре Гюнтер Хорзетцки Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда, үзләренең төбәге Татарстан белән булган сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгытуга исәп тотуын белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында булган очрашуда Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Германия – сәүдә буенча безнең күптәнге партнер. “Дөнья мәйданында бүгенгә кадәр сакланган аерым сәяси киеренкелекнең Татарстан-Германия бизнес элемтәләренә бернинди дә йогынтысы булмады. Гамәлдәге проектларның барысы буенча да эш алып барыла, яңалары формалаштырыла”, - дип басым ясап әйтте Илдар Халиков. Сүзләрен дәлилләп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика территориясендә бүген 100гә якын уртак предприятие эшли, диде. “Безне күп кенә бизнес-элемтә бәйләгән. Безнең эре компанияләрнең күпчелегендә немец капиталы бар. Шулардан уңышлы мисалларның берсе – “КАМАЗ” ГАҖ белән “Даймлер АГ” стратегик багланышы”, - дип басым ясап әйтте Премьер-министр.

Хәзер Германиянең Россия белән эшлекле мөнәсәбәтләргә кызыксынуы үсә ала һәм тиеш тә, диде ул. “Россия акчасын девальвацияләү илдә, Европа һәм Азиянең кайбер илләренә караганда, җитештерү үзкыйммәтенең кимүенә китерде. Бу исә немец предприятиеләрен Татарстан территориясендә туплауны тагын да файдалы итә”, - дип аңлатты Татарстан Премьер-министры. Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан туры авиарейсын ачу ике ил төбәге арасындагы элемтәләрне уңайлырак итә.

“Татарстан белән Германия хезмәттәшлеген үстерү өчен нигез булырлык юнәлешләр күп. Безгә бу мәсьәләдә эшлисе эшләр бар”, - дип билгеләп үтте Халиков. Очрашуда ул республиканың икътисадтагы һәм инвестицияләрдәге мөмкинлекләрен барлады, шул исәптән нефть суырту һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, медицина, сәламәтлек саклау өлкәләренә игътибарны юнәлтте.

Гюнтер Хорзетцки Татарстан Премьер-министрына кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп: “Сәяси кыенлыкларга карамастан, Төньяк Рейн - Вестфалия җире Татарстан белән элемтәләрне саклый. Делегациябез составына да Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынулы эре компанияләр вәкилләре керде, - диде. - Республика җитәкчелеге чит ил инвесторлары белән эшләүгә аерым игътибарлы булуы ягыннан һәрвакыт аерылып торды. Без моның кадерен беләбез, шуңа таянабыз һәм ике арада сәүдә-икътисади элемтәләребезне ныгытырга исәп тотабыз”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев