Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" Рафис Корбанның 60 еллыгына багышланган иҗат кичәсеннән онлайн-трансляция оештыра

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында шагыйрь Рафис Корбанның 60 еллыгына багышланган иҗат кичәсе була. Кичә турындагы мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгы планына кертелгән. Язучы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына кичәгә төрле республикалардан каләмдәшләре килүе турында хәбәр итте. “Кабардино-Балкариядән Муталип Беппаев, Якутиядән Иван Мигалкин, Мари Эльдән Геннадий Ояр, Чувашиядән Валери Тургай, Юрий Семендерлар килә. Алар белән хезмәттәшлек иттек, хәзер дә дуслар”, – диде язучы. Ул якын дусларын, үзен хөрмәт иткән иҗатташларын, үз укучыларын җыеп, тыныч кичә үткәрү яклы. Программада - Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада Сафиуллина, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Георгий Ибушев, Резидә Төхфәтуллина һәм Айдар Фәйзрахмановның җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле чыгышы. Башлана – 18.30 сәгатьтә. Белеп тору өчен: Рафис Корбан – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, 2012 - 2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе иде. "Татар-информ" әлеге кичәдән онлайн-трансляция ясый. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/30/

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев