Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бүген шәһәр мохитенең сыйфатын камилләштерү, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлеше булып тора" - Илсур Метшин

12 сентябрьдә Мәскәүдә Җирле үзидарәләр Бөтенроссия советының беренче форумы узды. “Шәһәр үсеше һәм шәһәр мохитенең сыйфатын камилләштерү” дип аталган әлеге эшлекле чарада Россиянең барлык төбәкләре шәһәрдә иҗтимагый киңлекләрне булдыруның иң яхшы үрнәкләрен күрсәтте. Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үткән форумда Хөкүмәт әгъзалары, шәһәр башлыклары, архитекторлар, урбанистлар катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Казан Мэры Илсур Метшинның доклады аеруча кызыксыну уятты. Ул, үз чиратында, соңгы ун елда Татарстан башкаласындагы үзгәрешләр хакында сөйләде. Мисал өчен, Парк һәм скверлар елы программасы буенча Казанда 36 ял итү зонасы төзекләндерелгән. – Бүген шәһәр мохитенең сыйфатын камилләштерү, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлеше булып тора. Без шәһәрдә экологик яктан чиста, кешеләр арасында популяр булган иҗтимагый киңлекләр, паркларны булдыруга омтылабыз. Беренче чиратта, шәһәрлеләрнең теләкләре истә тотыла, – дип ассызыклады Илсур Метшин. Татарстан мәркәзе башлыгы бүген тормышка ашырыла торган проектларга да тукталды. Аерым алганда, Илсур Метшин Бишбалта бистәсе турында сөйләде: “40 мең гектар мәйдандагы Бишбалта бистәсе безнең өчен зур кыйммәткә ия булган ял итү урыны булып тора. Аның Идел ярында урнашуы, Казан Кремленең якын булуы һәм транспорт челтәренең дә уңайлылыгы – әлеге тирәнең югары потенциалга ия булуын белдерә. Шәһәребез өчен әһәмияткә ия булган бу проект бөтен ил өчен яхшы тәҗрибә булыр, дип өметләнәбез”. Хәер, шәһәрне сыйфат ягыннан үзгәртү кеше капиталын үстерү өчен дә җирлек булып тора. Казан Мэры белдергәнчә, нәкъ менә фатир бусагасыннан башланган шәһәр мохите халыкның яшәү сыйфатын билгели, туристларны җәлеп итүдә роль уйный, бөтен илебездәге кеше капиталын үстерүдә дә конкурентлылыкка сәләтле итә. Казандагы уңайлыкларны күреп, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан мәркәзгә күчкән яшь профессионаллар да бар. Россия Хөкүмәте рәисе дә Татарстан тәҗрибәсен яхшы бәяләп, Казан шәһәрен сыйфатлы системалы эш үрнәге буларак күрсәтте. Шулай ук шәһәрлеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруда да өлге итеп куйды. – Казандагы хезмәттәшләребезне системалы эш өчен мактыйсы килә. Аларның бөтен карарлары да уйланылган, системага салынган. Бу – Татарстандагы хезмәттәшләребезнең көчле ягы. Алар үз идеяләрен дөрес итеп тәкъдир итә ала, нәтиҗәсен дә күрсәтә белә, – диде Дмитрий Медведев.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X