Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе районнарында, Түбән Камада булачак

Рөстәм Миңнеханов бүген Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарына эш сәфәре кыла, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә дә була. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан лидеры Питрәч белән Балык Бистәсе районнарында башта очкычтан кырларны карап әйләнүе, аннары урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы көтелә. Моннан тыш, республика Президенты әлеге районнарда һәм Түбән Камадагы социаль объектларда булырга ниятли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев