Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" шул хакта боерык басылган. Шулай итеп, 27 сентябрь балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 52 меңнән артык кеше, шул исәптән 22 мең тәрбияче хезмәт итә, дип җиткерә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 211 меңнән артык бала бакчага йөри, узган ел дәвамында гына да мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 12 мең яңа урын булдырылган.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев