Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Россия төбәкләреннән килгән татар балалары Камал театрында “Банкрот” спектаклен караячак

Башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр, Камал театрында спектакль карау, иҗат остаханәләрендә төрле һөнәр серләренә төшенү, иҗади бәйгеләрдә катнашу – “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында катнашучы балалар өчен әнә шундый чаралар оештырыла. Профильле смена 1-9 июнь көннәрендә Петровский бистәсендәге “Регина” балалар сәламәтләндерү лагере базасында уза. Бүген журналистлар шушы сменага Россия төбәкләреннән килгән татар балаларының биредә вакытларын ничек уздыруларын үз күзләре белән күрде. “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла. Аның максаты – РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина журналистларга сменаның 16 нчы ел рәттән үткәрелүен искәртте. Быел профильле сменада Россиянең Әстерхан, Мәскәү, Рязань, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Түбән Новгородтан, Башкортостан, Коми, Марий Эл, Мордовия, Татарстан Республикаларыннан 8-16 яшьтәге 53 бала катнаша, алар белән 7 әйдаман шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, Коми Республикасыннан бирегә тәүге мәртәбә килүләре. Ләйсән Сафина сүзләреннән аңлашылганча, балаларга килүгә, төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар тәкъдим ителгән. Бию, музыка, театр, фото сәнгате, кул эшләре, татар халык ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләренең күңеленә якын булганын бала үзе сайлап ала һәм 9 көн дәвамында шул юнәлештә шөгыльләнә. Моннан тыш, балалар татарча бердәм диктант яза, театрга, экскурсияләргә йөри. Смена дәвамында үткәрелгән “Татар кызы”, “Татар егете”, “Танцпол йолдызы”, “Идел моңы” кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша. Смена кысаларында балалар алдында “Җырлы-моңлы” балачак фестивалендә катнашкан яшь артистлар чыгыш ясап киткән, тарихчы Фаяз Хуҗин, җырчы Миңгол Галиев белән очрашулар үткән. “Татар теле буенча гамәли дәресләр көн саен өч төркемгә бүлеп уздырыла. Моның өчен махсус методик ярдәмлек төзелде, билгеле, аны тугыз көн эчендә өйрәнеп бетереп булмый. Шуңа күрә, бу җыентыкны һәр баланың үзенә тапшырып, алар аны өйләрендә әти-әнисе беләнме, мәктәптәме, укып чыгар дигән өметтә калабыз”, - дип белдерде Ләйсән Сафина. Ул Татарстан балаларының бирегә телне белүчеләр буларак махсус чакырылуын билгеләп үтте. “Читтән килгән бала кайвакыт теге яки бу сүзне үзләреннән олыраклардан сорарга читенсенеп тә куярга мөмкин, шуңа күрә без Татарстаннан аларның яшьтәшләрен даими чакырабыз”, - дип, Ләйсән Сафина республикадан килгән балаларның саны якынча 10-12 процент тәшкил итүен әйтте. Сайлап алуга килгәндә, Ләйсән Сафина әйтүенчә, сменага килергә теләүче балалар саны бик күп. Бу нисбәттән, алдагы еллардан аермалы буларак, икенче смена да оештырылган. “Без, кем иртәрәк заявка бирергә өлгерә, шуларны кабул итәбез. Мәсәлән, Рязань өлкәсенең Касимов шәһәреннән гыйнвар аенда ук шалтыратып, 6 урын сорадылар һәм аларның 6 баласы да биредә”, - дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге директоры. Ул элек сменаның Казанда һәм Удмуртия Республикасында үткәрелүен искәртеп, быел “Милләтебез хәзинәләре” исемле сменаның Новосибирскида да оештырылачагын хәбәр итте. Анда 40-50 ләп бала катнашуы ниятләнә, смена әлегә июль аенда булыр дип фаразлана. Ләйсән Сафина сменада актив катнашкан балаларның “Татар балалар лидеры”мәктәбенә килүен дә билгеләп узды. Бу проект белән Әстерхан, Ульяновск, Сарытау өлкәләренә чыгуга ирешелгән. “Казанга килергә теләүчеләр саны күп, быел ажиотаж аеруча зур, әмма, ни кызганыч, без барлык заявкаларны кабул итә алмыйбыз. Бу финанс мөмкинлекләре чикле булуга бәйле”, - диде Л. Сафина һәм 29 июльдән 11 нче августка кадәр узачак икенче сменага инде 50 дән артык заявка килүе турында әйтте. Бу сменага ихтыяҗ зур булганлыктан, Ләйсән Сафина чит төбәкләргә дә чыгу әһәмиятен билгеләп үтте. Ләйсән Сафина балаларның татар теле буенча белемнәре сай булуын яшермәде. Шулай да, араларында төрлесе, үз җирлекләрендәге диалектларны кушып сөйләшүчеләр дә бар, бу нисбәттән һәркайсына индивидуаль мөнәсәбәт булу зарур, диде ул. “Дөм русча гына сөйләшүче бер малайның телефоннан әнисенә “Әнием, мин сине яратам!” дип әйтүен ишетү белән күзгә яшьләр килде. Бу безнең өчен зур казаныш”, - диде Ләйсән Сафина горурлык хисе белән. “Идел” үзәге директоры фикеренчә, сменаның көннәре санын арттыру да комачауламас иде. Ни өчен дигәндә, баланың яңа мохиткә ияләшүенә дә 3-4 көнләп вакыт кирәк. Тагын бер проблемалы мәсьәләләрнең берсе – хәләл тукландыруга акча каралмаган. Балаларны хәләл ризык белән туендыру өчен оештыручыларның үзләреннән акча өстәргә туры килә. Ләйсән Сафина журналистларга хәбәр иткәнчә, 9 көнлек смена бәясе – 5 мең 600 сум. Моңа әле юл чыгымнары да өстәлә. Бүген каләм ияләре кул эшләре остаханәсендә балаларның түбәтәй, калфак ясап, аны бисер, мәрҗәннәр белән бизәү эшен күзәтте. Бүген укучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына барып, “Банкрот” спектаклен караячак. Шул уңайдан, бүген татар теле дәресе дә театр белән бәйле төшенчәләрне өйрәнүгә багышланган иде. Балалар Казандагы театрларның исемнәрен русчадан татарчага дөрес итеп тәрҗемә итәргә өйрәнде, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән этикет белән бәйле сүзләрне кабатлап чыкты. Әйдаман балаларның үз шәһәрләрендә нинди театрларга баруы белән кызыксынды. Габдулла Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен һәркайсы укып чыгып, аның эчтәлеген аңлатырга тырышты. Моннан тыш, балалар якыннарына татар телендә хат та язарга өйрәнә. Бүген бу хатның бер үрнәге журналистларга да күрсәтелде. Балаларның үзләре белән аралашу барышында, аларның күбесе өйләрендә татар телендә сөйләшүләре турында әйтте. “Миңа монда ошый. Шәп! Казан, аеруча Кремль ошады. Бирегә тагын киләсе килә. Татарча сөйләшергә оялмыйм, киресенчә, горурланам”, - диләр алар. Әстерханнан 2 нче сыйныфны тәмамлап килгән Фәрит Мозаффаров, татар телендәге кайбер сүзләрне бары тик монда килеп кенә өйрәндем ди. Аның нияте – монда өләшкән татар теле буенча методик дәреслекне өенә алып кайтып, өйдәге гаилә әгъзаларын да өйрәтү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев