"Бүген олылар да, балалар да китап укырга яратмый, шунлыктан популяр, кызыксыну уяткан китапларны бастырырга тырышабыз" - Илдар Сәгъдәтшин
“Татарстан китап нәшрияты” директоры Илдар Сәгъдәтшин халыкта китапка ихтыяҗ юк дигән фикер белән килешми. Китапны укучыга җиткерә белергә кирәк ди ул. Нәшрият эшендәге әлеге һәм башка мәсьәләләр турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Илдар Сәгъдәтшин нәшрият ветераннарына багышланган кичәдә сөйләде.
Илдар Сәгъдәтшин елына уртача 200 китап нәшер ителүен билгеләп үтте. Нәшрият директоры әлеге күрсәткечне уңай бәяли.
“Шуны да әйтергә кирәк, типография чыгымнарын дәүләт каплаганлыктан, безнең китаплар иң арзаны. Китапларның үз бәясе үз кыйммәтеннән дә арзанрак. Мондый система Россиянең берничә регионында гына бар,” – ди ул.
Китаплар сатылмый дигән фикер бөтенләй дөрес түгел
Илдар Сәгъдәтшин китаплар сатылмый дигән фикер белән килешми, аны бары тик сата белергә генә кирәк ди ул. “Узган елны без 17 районга чыгып, китап бәйрәме оештырдык. Сатарга дип китаплар алабыз, язучыларны җибәрәбез. Баштан бу эш юл чыгымнарын да капламас дип уйлаган идек. Ләкин чыгымнар да капланды, хәтта өстәмә керем дә булды. Димәк, дөрес юнәлештә эшлибез.
Кеше шәһәргә килеп китап эзләп йөрми бит. Алар китапны икенчел әйбер дип кабул итә. Бауман урамына махсус китап алырга дип килүчеләр сирәк. Үзең китереп бирсәң, Интернет аша сатуны гамәлгә кертсәң, китап алучылар саны шактый арта. Хәзер “Книга.ru” дигән көчле проектыбыз бар. Аның аша да сату оештырабыз. Социаль челтәрләрдә актив эш алып бара башладык, анда китап авторлары белән кызыклы әңгәмәләр урнаштырабыз. Соңгы алты ай эчендә сату күләме 10 тапкырга артты. Димәк, китап складта ятмый, үз укучысын таба дигән сүз. Безгә дә акча керү күләме дә арта.
Складлар хәзер шактый бушады. Мин монда килгән вакытта, 2005, 2006, 2007 нче елларда чыккан сатылмыйча калган китаплар шактый иде. Алар бөтенесе сатылып бетте. Димәк, кешедә китапка ихтыяҗ бар, без аны китереп кенә җиткерә алмыйбыз,” – ди ул.
“Татарстан китап нәшрияты” бренд булып тора
Илдар Сәгъдәтшин “Татарстан китап нәшрияты”ның язучылар һәм башка нәшриятлар арасында дәрәҗәсе бик зур дип саный. “Бездә эшләүче редакторлар, корректорлар Россия күләмендә иң профессиональ коллектив санала. Яшь шагыйрьләр, яшь язучылар үзләренең китапларын монда нәшер итәргә хыяллана. Шуның өчен дә “Татарстан китап нәшрияты” үзенчә бренд булып тора. Мин үзем язучылар гаиләсендә үскәнлектән, әти-әнинең “Татарстан китап нәшриятында китапны чыгарып булмасмы” дип сөйләшкәннәрен хәтерлим. Монда китабың чыкса, димәк, син дәүләт тарафыннан танылган язучы.
“Гарри Поттерның” соңгы кисәге татарча нәшер ителергә мөмкин
“Бүген олылар да, балалар да китап укырга яратмый, шунлыктан популяр, кызыксыну уяткан китапларны бастырырга тырышабыз,” – ди Илдар Сәгъдәтшин. – Рус телендәге китапларның да тәрҗемәләре чыгарыла. Мәсәлән, игътибар үзәгендә булган Гүзәл Яхинаның китабын тәрҗемә итеп бастырдык. Хәзер “Гарри Поттер”ның соңгы кисәген татарча тәрҗемәдә нәшер итү буенча сөйләшүләр алып барабыз. Бу китапның әле русча тәрҗемәсе дә юк. Бер яктан бу безнең өчен бизнес булса, икенче яктан татар балалары өчен бу китапны барысыннан алда алып уку мөмкинлеге. Мондый шартларны тудыру безнең төп максатыбызның берсе. Кеше китапны кызыксынып алырга тиеш. Моның өчен бездә бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – ди нәшрият директоры.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев