Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Мәскәүдә аз керемле гаиләләрне яклауга багышланган утырыш узачак

Бүген Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Балалар мәнфәгатьләрен яклау буенча стратегияне тормышка ашыру Координацион советының утырышында балалы аз керемле гаиләләр мәсьәләсе каралачак, дип хәбәр иткән журналистларга хөкүмәт вице-премьеры Ольга Голодец.

Голодец фикеренчә, хөкүмәт әлеге мәсьәләне иң мөһимнәрдән дип саный, бу бигрәк тә өч яшькәчә балаларны тәрбияләгән гаиләләргә кагыла - андыйларда әни кешенең эшләмәве сәбәпле, гаиләнең кереме кискен төшә.

"Без шундый гаиләләрне яклау турында сөйләшәчәкбез", - дип вәгъдә иткән Голодец. Ул РФтә ана капиталы, өченче балага пособие, җир кишәрлекләре бирү программаларының гамәлдә булуын искә төшергән. "Без без программаларны үстерү турында сөйләшәчәкбез, чөнки аз керемле балалы гаиләләрне яклау - көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә", - дигән Голодец.

Караласы икенче мәсьәлә - ятим балаларның санын киметү программасының дәвамы. "Бу әле дә игътибар үзәгендә кала бирә", - дигән Голодец. Программаны гамәлгә ашыра башлаганда учетта 119 мең ятим бала торган, хәзер аларның саны 62,5 мең.

"Без утырышка кадәр яңа саннарны чагыштырачакбыз, уйлавымча, саннар безне шатландырырга тиеш", - дигән вице премьер. Ул шулай ук җәмгыятьнең ятимнәргә карата мөнәсәбәте үзгәрүне искәрткән. "Элек ниндидер авырулар белән интегүче балаларның мөмкинлекләре бөтенләй юк иде, хәзер исә бик җитди авырулы балаларны да алалар. Җәмгыятьнең мөнәсәбәте дә, дәүләтнеке дә, дәүләтнеке булмаган оешмаларныкы да үзгәрде, бу бик шатландыра", - дигән Голодец. Әмма бу эштә туктап калырга ярамаганлыгын да искәрткән.

Башка мөһим темалар, Голодец әйтүенчә, мәктәпкәчә һәм мәктәп мәгарифенә һәм балаларның җәйге ялын оештыруга кагыла. Җәйге ялны көйләү буенча ике закон проекты бар - Федерация советыннан һәм хөкүмәттән, дигән вице-премьер. "Позицияләребезне якынайтырбыз, законнар бик дөрес эшләнгән", - дигән Голодец.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев