Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәшһүр татар режиссеры Марсель Хәким улы Сәлимҗановны искә алып...

Бүген СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. Аны искә алыйк.

Сәлимҗанов Марсель Хәким улы 1934 елның 7 ноябрендә Казанда артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1962 елда Яшь тамашачылар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры. 1962 елда Сәлимҗанов Казан театр училищесында укыта башлый, ә 1992 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры. 2001 елны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы итеп сайлана.salimjanov2

Татар профессиональ театрының һәм милли драматургиянең шул чордагы үсеше Сәлимҗановның режиссерлык осталыгы белән бәйле. Режиссер булып эшләгән дәвердә ул татар, рус, чит ил классикасы һәм республика театр сәнгатенең алтын фондына кертелгән заман драматургларының пьесалары буенча төрле жанрдагы 100дән артык спектакль куя.

Аның кырыктан артык укучысы бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, шуларның егермесе Россия һәм Татарстанның атаклы исемнәренә лаек булдылар.salimjanov

Халык мәхәббәтен яулаган спектакльләренең кайберләре: К.Тинчурин «Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», К.Гольдони «Ике хуҗаның хезмәтчесе», А.Островский «Җимерелгән бәхет», «Бирнәсез кыз», Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», А.Гыйләҗев «Өч аршын җир», Ю.Сафиуллин «Идегәй», З.Хәким «Күрәзәче» һ.б.

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында арабыздан китте. Ул Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында Габдулла Тукай янәшәсендә җирләнгән. 6091db363a0795f2c5295e18799065a8_xl

Казанда Актерлар йортына, Казанның бер урамына Марсель Сәлимҗанов исеме бирелгән. 2014 Марсель Сәлимҗанов премиясе булдырылган.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев