Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген күренекле шагыйрә, драматург Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды

Бүген, 13 гыйнвар көнне, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрә, драматург Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 90 ел (1928 – 2005) тулды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Авыл халкын күмәк хуҗалыкларга көчләп берләштерү чорында, 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре, ике яшьлек Гөлшатны өлкәнрәк башка балалары белән берлектә ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, аны күршедәге Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яшәүче, әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясенә биреп калдыралар. Гөлшатның бала чагы шул авылда уза, шунда ул башлангыч мәктәпне, күрше Хуҗамәт авылына йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Г.Зәйнашева берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта - музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Г. Зәйнашева - 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга. Г.Зәйнашева - бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган. Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Җаным жәл түгел сиңа» дигән комедияләре әле дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Гөлшат Зәйнашева 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.
Бөтендөнья татар конгрессы
фото "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев