Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүгенге көн нинди шагыйрьләр тудыра?

Бүген поэзия заманымы, прозамы? Кешегә шигырь кирәкме? Луиза Янсуар шигырьләре буенча әзерләнгән "Ишек" шигъри спектакленә багышланган матбугат конференциясендә сүз бүгенге шигърият һәм аны халыкка җиткерү юллары турында барды. Матбугат конференциясе “Татар-информ”да барды һәм анда спектакльнең режиссеры – Резеда Гарипова, актер Идел Кыямов һәм идея авторы Луиза Янсуар катнашты. Спектакльне “Калеб” иҗади яшьләр җыены тәкъдим итә. “Мин режиссер буларак драматургия белән дә, проза әсәрләре белән дә эшләдем, әмма дә ләкин поэзия заманымы икән бу заман? – ди Резеда Гарипова. – Без хәзер бик дорфа, бик реалистик кешеләр. Минем тирәлектә шигырьне аңлый торган кешеләр бик аз. Алар өчен поэзиягә караганда интернет челтәрендәге цитаталар аңлаешлырак”. Ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарындагы әдәби спектакльләргә халыкның ышанып бетмәве турында әйтә. “Язмышым юллары”, “Сөй гомерне”, “Без 41 ел балалары” кебек спектакльләребезне бик яратам, бик горурланам. Әмма тамашачы килергә әзер түгел”, – ди ул борчылып. – Бу кешенең үзенә яңалык кертергә куркуымы икән? Тамашачы – консерватор. Чит ил авторларыннан да куркыбрак торалар. Тамашачыны ияләштерергә кирәк. Шигырьне аңлатырга кирәк. Актер үзе яратса, шигырь әйбәт булса, тамашачы кабул итәчәк”. Мәгълүмат өчен: “Язмышым юллары” халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына, “Сөй гомерне” Г.Тукай әсәрләре буенча, “Без 41 ел балалары” Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган. “Мин үзем шигырь көчен хәрби хезмәттә вакытта аңладым. Мылтыгымны тотып Балтыйк буе күгенә карап туган илемне сагынганда йөрәгем, калебем белән Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигъриятен аңладым”, –ди ярты ел чамасы элек кенә хәрби хезмәттән кайткан актер Идел Кыямов. Ул шигъриятне популярлаштыру мөмкин дигән фикердә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев