Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Композитор Резеда Ахиярованың юбилее

Заманабызның күренекле композиторы, ТРның, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Резеда Ахиярова бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Резеда Зәки кызы Ахиярова 1956 елның 1 июнендә Башкортстан Республикасының Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Музыка буенча башлангыч белемне Казанның 7 нче балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында алган. 7 яшеннән Л.И.Блинов сыйныфында композиция буенча да укыган. Музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Резеда Ахиярова − татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшчәнлек алып бара. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлык хас. Р. Ахиярова иҗат иткән көйләр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур калаларда, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә − Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый. Ул 100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр авторы. Шулай ук, Габдулла Тукайның эчке дөньясын ачып биргән “Шагыйрьнең мәхәббәте” операсы (Ренат Харис либреттосы), Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Бәби” мюзиклы, “Тукай" кинофильмына, “Алтын Урда” балетына музыка иҗат иткән шәхес.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев