Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Кол Шәриф мәчетендә “Татлы Рамазан” акциясе узды

Бүген Казанның Кол Шәриф мәчетендә “Татлы Рамазан” акциясе кысаларында Казан халкына һәм кунакларга хөрмә өләшенде. Акциянең үзенчәлекләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сөйләде.
  • Акциянең оештыручысы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
“Татлы Рамазан” акциясе кысаларында, Казан халкына һәм башкала кунакларына волонтерлар тарафыннан Рамазан аеның төп символы – хөрмә өләштеләр. Шулай ук халыкка Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тоту файдасы турында сөйләнелде. Акциянең төп максаты – мөселман яшьләренең рухи потенциалын һәм әхлагын күтәрү, килгән кунакларның изге Рамазан аеның традицияләренә һәм ислам диненең кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итү. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова: “Рамазан ае – яхшы гамәлләр кыла торган ай. Әлеге акцияне биш елдан артык үткәрәбез. Халыкка Рамазан ае, ураза турында мәгълүмат бирергә тырышабыз. Волонтерларны күп җыймадык, барлыгы 30 волонтер ярдәм итәргә килде. Алар акциядә бик теләп катнаша. Безнең волонтерларны күптән түгел үткән республикакүләм ифтары берләштерә. Шуңа күрә, “Татлы Рамазан” акциясенә волонтерлар туплау өчен артык көч түкмәдек. Чакыруга ук килеп җиттеләр”, - дип сөйләде ул. Айгөл Биктимерова сүзләренчә, хөрмә җимеше Рамазан аеның символы булып тора: “Рамазан ае диюгә хөрмә белән су күз алдына килә. Икенчедән, хөрмәләрне кечкенә пакетларга тутырырга уңайлы, шуңа күрә нәкъ менә хөрмәне сайларга булдык. Акция өчен 10 кг хөрмә сатып алдык. Әлеге акция безнең күркәм традициябезгә әйләнде. Аны киләчәктә дә үткәрергә ниятлибез”, - диде Айгөл Биктимерова.
Татар-информ
Автор: Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев