Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Казанның Аксенов скверында яңа татар музыкасы концерты узачак

“Парклар кышы” яңа ел программасы бүген Аксенов скверында Yummy Music лейблы музыкантларын тәкъдим итә. Яңа татар музыкасы концертында Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Батталова, K-Ru һәм башкалар чыгыш ясаячак. Гөлназ Батталованы тамашачы Радик Юльякшин белән башкорт телендә дуэт җырлаганын хәтерлидер, K-Ru - рэп җырчысы Мәдәни Рөстәм. Ә Илгиз Шәйразиев инде икенче ел рәттән “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең иң хәтердә кала торган җырчыларының берсе. Концерт 16.00 сәгатьтә башлана. Искәртеп үтәбез, 22 декабрьдә “Парклар кышы” яңа ел программасы старт алды һәм ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Программаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра. Программада Франциядән урамда тамаша куючы Remue Menage театр коллективы һәм Мәскәүдән «Высокие Братья» клоунада театры катнашты.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев