Бүген 16:00 сәгатьтә  «Казан Кремле»нең «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган «Тукайга сәяхәт»  күргәзмәсе ачылачак.

Музейда шагыйрьнең кара савытын, түбәтәй, юл кәрзинен күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә өчен махсус реставраторлар тарафыннан Тукайның кулъязма дәфтәренең берничә бите дә торгызыла.

Тукай исән вакытта ук басылып чыккан шигырь, чәчмә әсәр, балалар  өчен хикәяләр  җыентыкларын, журнал һәм газеталардан мәкаләләрне күрергә мөмкин булачак.

Анна Ахматова шагыйрьнең шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләренә мөрәҗәгать итә. Күргәзмәдә аның кулъязма 11 бите белән танышу мөмкинлеге бар.

Тукайның әкиятләре һәм поэмаларына бик күпләр иллюстрацияләр ясый. 1909 елда язылган  «Исемдә калганнар» экспозициясен рәссам Гүзәл Гарипова бизи. Компьютер технологияләре ярдәмендә Тукайның сирәк очрый торган фотоларына «җан да өргәннәр».

Күргәзмә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла.

Путешествие к Тукаю (1)

Чыганак: http://idel-tat.ru