Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Казанда "Шома бас" смотр-конкурсының гала-концерты узачак

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында "Шома бас" III Республикакүләм смотр-конкурсының гала-концерты була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел смотр-конкурс татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышланган иде.

Конкурсның зональ турлары Менделеевск, Казан, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Саба, Кама Тамагы муниципаль районнарында үткәрелде. Аларда Татарстанның 35 муниципаль районы һәм шәһәреннән 126 хореография һәм фольклор коллективы катнашты. Бу өч меңнән артык башкаручы дигән сүз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев