Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Казанда Матбугат көнендә Әбүнәче көне узачак

Бүген "Тандем" сәүдә-күңел ачу үзәгендә, Бөтенроссия декадасы кысаларында, Әбүнәчеләр көне узачак. Бу көнне 2016 елның икенче ярты еллыгына үзәк, республика һәм район басмаларына язылучыларга ташламалы бәяләр тәкъдим ителәчәк һәм бүләкләр биреләчәк. Аерым алганда, "Россия почтасы" ФДУП түбәндәге ташламаларны тәкъдим итә: федераль басмаларга - 5 процент күләмендә һәм республика белән район басмаларына 10 процент күләмендә; Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларына, I һәм II төркем инвалидларга клиентлардан язылуга заказ кабул итү һәм газета, журналларны китерү хезмәте бәясеннән 20 процент күләмендә. Моннан тыш, күзе күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр өчен чыга торган махсус басмаларга 100 процент күләмендә ташлама бирелә. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы раслаган социаль әһәмиятле басмаларга икенче тапкыр 15 процент күләмендә өстәмә ташлама тәкъдим ителә. Ташламалар Әбүнәчеләр көне вакытында гына түгел, ә бөтен язылу кампаниясе барышында дәвам итәчәк. Көндәлек басмаларга 2015 елда кабул ителгән язылу тиражы 2,6 млн нөсхә тәшкил иткән. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша 6,3 меңнән артык көндәлек басма рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев